Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 24

Название: Кочасы иде дөньяны…

Автор: Магсум Хузин

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02494-5

isbn:

СКАЧАТЬ үзсүзле иде, үҗәт иде. Әйткән фикеренең нигезсез булуына аны ышандыруы үтә кыен иде. Фикерен кире кагуны ул моның дөреслегенә позицияне үзе тикшереп ышангач кына кабул итә иде. Нәҗметдинов бөтен күңеле белән катлаулы һәм кискен уенга омтылды. Хәтта турнир хәле моның киресен эшләүне таләп иткәндә дә, ул шундый уенга барды. Уенның барышы аңа бик зур канәгатьләнү бирә иде. Уенга бөтен барлыгы белән чума иде ул. Уенны гыйбадәт кылуга тиңли иде. Без дуслар түгел идек. Без көндәшләр идек. Шулай булгач, минемчә, иҗатта башкалардан һәрьяклап аерылып торган бу кеше турындагы минем истәлекләрем риясыз…»

      Турнир хәленә артык игътибар итмәү турында В. Городецкий сүзләренә ялгап, бер хәлне хәтерлик.

      Илленче елда Рәшит абый, әйткәнебезчә, икеләтә мастер исемен яулый. Шахмат буенча Россия чемпионы була. Һәм шашка буенча Россия беренчелегенә чемпионатта катнаша – бу уен буенча да чемпион исеме алып, дубль ясарга ниятли. Соңгы тур алдыннан ул, үзенең үкчәсенә басып килүче В. Городецкийдан ярты очко күбрәк җыеп, беренче урында була. Соңгы турда В. Городецкий белән уйный. Тактада сигезәр шашка кала. Ничья ясарга җай бар – өч шашканы биреп, өч шашканы оту комбинациясе һәвәскәр уенчыга да күренеп тора. Партия ничьяга тәмамланса, Рәшит Нәҗметдинов Россиянең шашка буенча да чемпионы булачак. Ләкин ул… «тип-тигез җирдә сөртенә».

      – Уен беткәч, Городецкийны җиңүе белән һәм чемпион исемен яулавы белән котладым, – дип искә ала Рәшит абый. – Башкача була алмый…

      Әйе. Кешелеклелекнең кыйммәтен әйбәт белде ул. Башкача була алмый: үзеңне тота алу өчен, мондый очракта әдәп югалтмау өчен, баһадир куәте кирәк! Рәшит абыйның бу турнирның башында ук сәерлеге була. Бер партиясендә, бланкка дөрес йөреш язып та, бүтән шашкасын алга этә һәм… оттыра.

      Маэстроның шашка уенындагы осталыгын күрсәтүче бер мисал. Рәшит Нәҗметдинов 1929 елда, тактага карамыйча, унбиш партиядә сеанс бирә. Нәтиҗә – 11–2=2. Бу исә такталар саны буенча да, отышлар саны буенча да тактага карамыйча уйнауда Союздагы рекордны узып китә. Ә аннан бер ел элек, уналты яшендә, шашка буенча Казан чемпионы исемен яулый. Казан шашкачылары (һәм Татарстан шашкачылары) арасында беренче булып, Рәшит Нәҗметдинов беренче категория ала. Россиянең берьюлы шашка һәм шахмат чемпионы була алмаса да, ул мондый исемнәргә яшьрәк чагында ирешкән була инде. Дөрес, олы бер республика күләмендә түгел, 1933 елда Рәшит абый Одесса шәһәренең (анда яшәгән чагы) шахмат буенча да, шашка буенча да чемпионы дәрәҗәсенә ирешә.

      Әйе, очколар санына мөкиббән китмәстән… Чөнки Рәшит абый беркайчан да әштер-өштер ничьялар ясауга омтылмый. Һәр партияне олы иҗат итеп карый ул, матурлык иҗат итеп, кешеләрне сөендерергә тырыша. Билгеле ки, иҗатта кайчак (гел булмаса әле) тәвәккәлләү кирәк. Гәрчә, тәвәккәлләү – шәп эш, диелсә дә, һәрчак моңа омтылучылар күп түгел. В. Городецкий белән уйнауга охшаш тагын бер мисал. Монысы шахматтан.

      Бухаресттагы халыкара турнирда СКАЧАТЬ