Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 9

СКАЧАТЬ уңаеннан, парламент тыңлаулары уздырырга җыенабыз. Парламент контроле белән берлектә, әлбәттә. Кемнең ничек эшләгәнен, кемнең эшләмәгәнен, кемнең милләт җанлы булуын, кемнең, киресенчә, артистланып кына, үз мәнфәгатен генә кайгыртып йөрүен күрербез дип ышанам.

      Без инде юбилейларны яхшы итеп уздыра беләбез. Бигрәк тә 50, 60, 70 еллыкларны. Шуңа күрә «бишьеллык юбилей буламыни» диючеләр дә табылыр. Әгәр андыйлар булса, алар, әлбәттә, хаклы түгел. Гомер булса, республикабызның 10, 20, 25 еллыгын да уздырырбыз әле. Бездән соңгы буыннарга 50, 70, 100 еллыкларны да уздырырга язсын. Ә бүген без бишьеллыкны бәйрәм итәбез. Бүген – кайбер нәтиҗәләр ясый торган көн, артка борылып уйлана, кылган гамәлләребезгә, эшләгән эшләребезгә бәя бирә торган көн. Әйе, эшләнеп җитмәгән эшләребез дә җитәрлек, ялгышларыбыз да булгандыр. Бәндә хатадан хали түгел икәнен барыбыз да яхшы белә. Бүген – алга карап планнар кора торган, максатыбызга муафыйк нинди эшләр башкарырга кирәк дип, үз-үзебезгә сораулар да бирә торган көн. Әлбәттә, тормыш вакыт-вакыт эшләребезгә үзенең төзәтмәләрен дә кертә тора. Иң мөһиме, без сайлап алган юлыбыздан атлавыбызны дәвам итәбез. Кайвакытта туп-туры, кайчагында алга-артка, як-якка карана-карана гына. Ничек кенә булмасын, алга баруыбыздан туктамыйбыз. Башкалар алдында сер бирмәскә тырышабыз. Үз-үзебезнең бәябезне белү, горурлыгыбызны саклау, Татарстанның патриотлары булу – бүгенге көндә ул үзе бер зур хәзинә. Безгә әнә шул хисләребезне югалтмаска кирәк. Бәйрәмнәр алар уза да китә. Бер-ике көн, өч көн бәйрәм итәргә була. Бәйрәмнән соң да безгә шушы Туган илебездә – туган Татарстаныбызда – бергә-бергә яшисе, эшлисе, гомер итәсе, иген игәсе, балалар үстерәсе. Мин республикабызның, туган халкыбызның матур, бәхетле киләчәгенә чын күңелемнән ышанам.

      Соңгы биш ел – шуның ачык дәлиле!

30 август, 1995

      Татар теленә ихтыяҗ…

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

      Татар халкы яңадан үзенең дәүләтчелеген торгызырга омтыла. Цивилизацияле, демократик дәүләтләр исә үз законнары белән яшәргә тиеш. Элекке Югары Советның, бүгенге Дәүләт Советының эшчәнлеге бу җәһәттән әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия. Ул кабул иткән законнар, аерым алганда, дәүләт суверенлыгы турындагы Декларация, Татарстан Конституциясе мөстәкыйльлегебезнең нигез ташлары булды. «Татарстан халыклары телләре турында» Законны да мин иң мөһим законнарның берсе дияр идем. Халкыбызның рухи күтәрелеше чорында аның роле, һичшиксез, зур булды. Анда акка кара белән «Татарстан Республикасында тигез хокуклы ике дәүләт теле: татар һәм рус телләре кулланылышта йөри» дип язылган. Димәк, бу Закон татар телен үстерү өчен бөтен мөмкинлекләрне дә бирә. Шул мөмкинлекләрдән файдалана белергә генә кирәк. Файдаланабызмы, файдалана беләбезме соң?

      Телләр турындагы Законны тормышка ашыруның беренче этабы, дөресрәге, әзерлек чоры төгәлләнеп килә дияргә мөмкин. Моннан ике ел элек «Татарстан халыкларының СКАЧАТЬ