Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 12

СКАЧАТЬ тәмамлыйлар да җыр язалар.

      Икенчедән, җырчыларыбыз кайда? Xәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиевалардан соң операга кемнәр килде? Ә аларның килүенә дә хәзер 20 ел! Юк яшь җырчылар. Аларны кем тәрбияләргә тиеш? Әлбәттә, консерватория. Консерватория бар, җырчылар юк. Булганнары да эстрадада. Чөнки микрофон тотып җырлау җиңелрәк. Акча да күбрәк эләгә. Даны да бар!

      Аннары мине борчыган тагын бер мәсьәлә: ул – театрдагы атмосфераның тыныч булмавы. Җырчылар белән театр җитәкчелеге арасында ызгыш башланса, мәсьәлә парламентка килеп җитә. 1993 елда да шулай булды. Монысында да. Бу нормаль хәл түгел.

      Яңадан, милли репертуарга кире кайтып, шуны әйтәсем килә. Әгәр Опера һәм балет театры татар сәнгатен, опера һәм балет сәнгатен үстерү өчен оештырылган икән, ул үзенең изге максатыннан тайпылмаска тиеш. Нинди генә авыр шартларда да, нинди генә заманнар килсә дә, театр татар операсына һәм балетына хезмәт итәргә тиеш.

      Биредә без беребез дә профессионал түгелбез. Опера-балет сәнгатенә мөкиббән киткәннәребез берничә генәдер. Әгәр мин сездән: «Кайсыгыз опера тыңларга ярата?» – дип сорасам, сез барыгыз да кул күтәрсәгез, шулай ук көлке килеп чыгар иде. Ни генә дисәң дә, опера ул – авыр сәнгать: язу өчен дә, кую өчен дә, тыңлау өчен дә. Шуңа карамастан берничә фикер әйтү урынлы булыр. Бүген инде театрда, мөгаен, аерым татар труппасы оештыру, аерым татар режиссёры булдыру – кирәкмәгән бер эштер. Чөнки түбән дәрәҗәдә язылган операны уртакул режиссёрдан куйдыртып, уртакул тавышлы җырчыдан җырлату сәнгатебезне күтәрү булмас иде. Татар операсы, татар балеты югары сәнгать дәрәҗәсендә булырга тиеш. Ә бәлки, дөнья классикасын ике вариантта – рус һәм татар телләрендә җырларга кирәктер? Нигә сынап карамаска? Дөнья классикасын русча бик яхшы җырлыйлар бит. Аннары, элек уйналган спектакльләрдән аерым өзекләрне бергә туплап, нигә ретроконцертлар эшләмәскә? Моннан күп еллар элек Нияз Даутов шундый «Музыкаль мозаика» эшләгән иде. Ә нигә күрше тугандаш халыкларның сәнгатенә мөрәҗәгать итмибез? Мин, мәсәлән, башкорт композиторы Заһир Исмәгыйлев язган «Салават» операсының татар сәхнәсендә бүгенге көнгә кадәр уйналмавын һич тә аңлый алмыйм. Әле күптән түгел Заһир аганың «Акмулла» дигән яңа операсының премьерасы булды. Театрдан берәрсе барып карады микән аны? Бәлки, гениаль әсәрдер. Акмулла – безнең дә шагыйрь бит.

      Дөресен әйтергә кирәк, торгынлык заманында партиянең күрсәтмәләре була торган иде, репертуар сәясәте бар иде. Сезон саен ничә татар спектакле куелырга тиешлеген һәркем белеп тора иде. Хәзер исә базар заманы. Шул базарга сылтап, без опера, балет сәнгатен генә түгел, гомумән, сәнгатебез, әдәбиятыбыз, мәдәниятебезне кимсетү, бетерү юлына басып барабыз. Милли сәнгать яклауга, ярдәмгә мохтаҗ. Милли операны сәхнәгә менгерү, аны халыкка җиткерү өчен, әлбәттә, икеләтә, өчләтә күбрәк чыгым кирәктер. Әмма сәнгатебез хакына без ул акчаны табарга тиешбез. Милли җырчыларыбыз һәм композиторларыбызны СКАЧАТЬ