Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 4

СКАЧАТЬ турында уйлап…

(Татарстан радиосыннан ясаган чыгыш)

      Күпме генә тәнкыйтьләсәләр дә, Татарстан парламенты акрынлап эшләргә өйрәнә, тәҗрибә туплый, иң хәлиткеч минутларда дөрес карарлар кабул итә. Соңгы вакытта даими комиссияләр дә җитдирәк эшли башлады. Парламент үзе дә, даими эшләүче парламент булмаса да, еш җыела, озаклап эшли, хәлиткеч мәсьәләләрне читтә калдырмаска тырыша. Әлеге сессия дә –шуның бер мисалы. Атна ярым эчендә республикабыз, халкыбыз өчен шактый гына кирәкле законнар кабул итәргә өлгердек. Бу бик табигый хәлдер дип уйлыйм. Хәзер безнең вәкаләтләр бетүгә таба бара. Озакламый яңа сайлауларга әзерлек башланачак. Җәмәгатьчелектә дә, төрле партияләрдә, оешмаларда да. Һәм, әлбәттә, депутатлар корпусында да. Алдагы сайлауларда да депутатлыкка сайланырга теләүчеләр шактый булырга охшый. Андыйлар үзләренең депутатлык эшчәнлекләрен нык кына активлаштыра башладылар да инде. Мондый күренеш, әлбәттә, парламент файдасына.

      Ә инде соңгы сессиягә килгәндә, ул шактый эшлекле төстә узды. Буш сүз сөйләүләр, экран алдында күренергә тырышулар сирәк булды. Сайлаучылар түземсезлек белән көткән күп кенә закон проектлары каралды. Шуларның берсе – «Татарстанда торак фондын хосусыйлаштыру турында»гы Закон. Кызганычка каршы, ул бик четерекле мәсьәлә булып чыкты, бик күп сораулар тудырды. Төзәтмәләр дә шактый кертелгән иде. Ул Законны уздырып булмады. Без аны, икенче укылышта карап, эшләүне төгәлләргә җибәрдек.

      Минем өчен икенче бер шатлыклы вакыйга ул – мәгариф турындагы Законны кабул итү. Без аны күптән көттек. Комиссия ике елга якын эшләде. Аны эшләүдә бик күп белгечләр катнашты. Дөрес, анда Россия белән бәйләнешле берничә каршылыклы маддә бар иде. Аларны яңадан бер тапкыр карарга туры килде. Ахыр чиктә без аны кабул итүгә ирештек. Билгеле инде, бөтен яктан да камил Закон димәс идем мин аны. Әмма ул Закон безгә, бигрәк тә безнең балаларыбызга, һава кебек кирәк. Милләтебезнең язмышы хәл ителгәндә, мәгариф турындагы Законсыз бернишләп тә булмас иде. Ә инде эшләнеп бетмәгән урыннарын яңадан үзгәртергә туры киләчәк.

      Баштагы көн тәртибендә җинаятьчелеккә багышланган мәсьәлә юк иде. Мин үзем шушы мәсьәләне көн тәртибенә куйган халык депутаты, танылган табиб Тәүфик әфәнде Сафинга бик рәхмәтлемен. Аның бу тәкъдимен депутатлар бертавыштан хупладылар. Моның, билгеле, объектив сәбәбе дә бар иде. Сессия алдыннан гына Татарстанның халык депутаты Сәет Гафиятуллинның үтерелүе депутатлар арасында чын мәгънәсендә борчылу тудырды. Бер көн буе барган ябык утырышта республикабыздагы җинаятьчелекнең артуы турында ачыктан-ачык сөйләшү булды. Җитди, дәлилле, шул ук вакытта тиешле органнар алдына зур таләпләр куеп сөйләшенде. Нәтиҗәдә «Җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча гадәттән тыш чаралар турында»гы Закон кабул ителде. Кабатлап әйтәм, гадәттән тыш чаралар. Шуларның берсе – Президент янында Куркынычсызлык советы төзү, хокук саклау органнарына аерым вәкаләтләр бирү… Закон һәм карар матбугатта озакламый басылып СКАЧАТЬ