Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 8

СКАЧАТЬ һәрвакыт беренче булырга туры килә. Бу юлы да шулай булды. Аннары безгә Россия тарафыннан коточкыч басым ясалды. Эшкә үзебездәге «сакаллылар»ны да җиктеләр. Аннары үзебезнең депутатлар корпусы белән дә җиң сызганып эшләргә туры килде. Әгәр шул чакта кыюлыгыбыз җитмәгән булса, Декларацияне кабул итә алмаган булсак, Россиядәге үзгәрешләр, бәлки, бөтенләй башка юнәлештә дә киткән булыр иде. Ә ул көннәрдә бөтен халык, бөтен республикалар, тын да алмыйча, безгә карап торды, дулкынланып, безне күзәтте, җиңүебезгә өмет баглады. Нәкъ менә моннан биш ел элек Татарстан Россиядә, дөнья күләмендә иң абруйлы республикаларның берсенә әверелде. Хәзер инде безнең белән санлашалар, теләсәләр-теләмәсәләр дә, безнең фикергә колак салалар. Бу, мөгаен, максатыбыздан читкә тайпылмавыбыздан да киләдер. Фәкать шундыйларны гына хөрмәт итәләр дә бу дөньяда.

      Шуны ассызыклап әйтәсем килә: республикабызның мөстәкыйльлеге нәкъ менә 1990 елның 30 августыннан башланды. Әлбәттә инде, дәүләт суверенлыгы турындагы Декларацияне кабул итү ул әле озын-озак сәяси һәм иҗтимагый юлның башы гына иде. Шул көнне сессиядә ясаган чыгышымны мин түбәндәге сүзләр белән тәмамлаган идем: «Күптән көтеп алган суверенлык турындагы Декларацияне без бүген, мөгаен, кабул итәрбез. Һәм шул чагында гына бер-беребезнең күзләренә туры карый алырбыз. Ләкин бу әле кабул иттек тә, шуның белән эш бетте дигән сүз түгел. Киресенчә, барысын да өр-яңадан башларга туры киләчәк. Безнең барыбызны да яңа проблемалар, яңа авырлыклар көтә. Аларны безгә хәл итәсе!» Күрәсез, шулай булып чыкты да. Соңгы биш ел суверенлыкны ныгыту юнәлешендә чын мәгънәсендә көрәш белән үтте. Мөстәкыйльлегебезнең язмышы кыл өстендә калган чаклар аз булмады. ГКЧПны гына искә төшерик. 1993 елның октябрь вакыйгаларын әле беребез дә онытмагандыр. Без инде Союз договорына кул куярга әзерләнеп беткән идек. Без Федератив договорга кул куймадык. Мөстәкыйльлегебезне бөтенхалык референдумы белән ныгыттык. Күптән инде үз Конституциябез белән яшибез, дәүләт символларыбызны булдырдык. «Татарстан халыклары телләре турында» Закон кабул иттек.

      Әлбәттә, Декларация кабул иткән көннәрдә эйфория көчлерәк иде. Кайберәүләребез тулы бәйсезлек турында да хыялланды. Шуңа күрә милләттәшләребез арасында «хыялларыбыз тормышка ашмады, өметләр өзелде» дигәнрәк фикерләр белән яшәүчеләр очравы да гаҗәп түгел. Әмма, миңа калса, булганны күрә дә белергә кирәк, уңышларыбызга сөенә, ирешелгәннәребезнең кадерен дә белергә кирәк безгә. Гел шыңшып кына, зарланып, мескенләнеп кенә, кызгандырып һәм теләнеп кенә яшәп булмый хәзер. Әгәр инде үз көнебезне үзебез күрергә уйлаганбыз икән, рәхим итеп эшлик, иҗат итик, үз Ватаныбызга – Татарстаныбызга хезмәт күрсәтик. Ә инде ирешелгәннәр бер дә аз түгел. Биш ел элекке белән чагыштырып карасак, республикабыздагы сәяси, иҗтимагый һәм мәдәни тормышның аермасы җир белән күк арасы. Күпме генә зарлансак та, без иң элек Татарстаныбызны мөстәкыйль дәүләт итеп тоя башладык. Үзебезне башка халыклар белән бер дәрәҗәдәге, дөнья базарына чыга алырлык олы халык дип СКАЧАТЬ