Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 5

СКАЧАТЬ белән аерым мөнәсәбәт турында махсус маддә булу шарт. Без шушы теләкләрне Россия җитәкчеләренә җиткерүне Президент белән Югары Совет Рәисенә тапшырдык. Аннары шуны да әйтергә кирәк: сессиянең икенче көнендә үк хөкүмәт делегациясе ике арадагы Шартнамә турында сөйләшүләрне дәвам итәргә Мәскәүгә китте. Әлеге карар, сөйләшүләр барышында файдалану өчен, җитди документ булыр дип уйлыйм.

      Әгәр без Татарстаныбызның киләчәге турында уйлыйбыз икән, иң элек балаларыбызны кайгыртырга тиешбез. Чөнки алар иртәгә ил белән идарә итәчәк, алар хуҗа булачак. Нинди хуҗа булырлар алар? Менә монысы инде –иң зур сорауларның берсе. Ә бит тирә-якка әйләнеп карасаң, кәеф китәрлек әйберләр җитәрлек. Мәскәү телевидениесе көннәр буе тузга язмаган шоу-концертлар бирә. Кинотеатрларда тоташ эротика, порнография. Видеолардан да туктаусыз порнография, куркыныч фильмнар, китап кибетләрендә дә шул ук. Урамда – күн куртка кигән блатной егетләр. Аларның ни белән шөгыльләнгәннәре билгеле. Менә шушы шартларда балаларыбызны әхлакый яктан тәрбияләү – ифрат та авыр бер мәсьәлә. «Сабантуй» газетасы менә шуларның барысына да каршы торырга тиеш. Чиста, саф булып калырга тиеш. Бернинди заман шаукымына, юньсезлегенә бирешмәскә тиеш. Аның үз традицияләре бар. Газетаны ничә дистә еллар күренекле язучылар, шагыйрьләр, журналистлар чыгарып килде. Бүген дә бик талантлы шагыйрьләр, журналистлар эшли бездә. Аннары татарның үз гореф-гадәте, үз тәрбия алымнары бар.

      Без еш кына «бердәнбер» дип мактанырга яратабыз. Бердәнбер булу безнең бәяне дә арттыра, җаваплылык та өсти, билгеле. Шулай да балалар өчен чыга торган басмалар күп булырга тиеш, дип уйлыйм мин. Алар күп булсын, төрле-төрле булсын, әйбәт, берсеннән-берсе әйбәтрәк булсын. Ләкин мине бер әйбер борчый. Ул да булса газетабызның тиражы. Кызганычка каршы, ул әле бөтен балаларыбызга да барып ирешми. Аны хәтта ишетеп белмәүче балалар да бар. Монда, билгеле, редакциянең бер гаебе дә юк. Ата-аналар, укытучыларның битарафлыгы бу. «Мин – татар!» дип күкрәк кагып йөрү белән генә түгел бит әле ул. Балаң татарча укымагач, бердәнбер «Сабантуй» газетасын да укый алмагач, синең татарлыгың кемгә кирәк. Монысы – сүз уңаеннан гына әйтелгән сүзләр. «Сабантуй» чыкты, чыга һәм, Аллаһы боерса, моннан соң да чыгар. Шунысын да әйтим: киләсе елда без «Сабантуй»ның 70 еллык юбилеен уздырырга җыенабыз.

28 май, 1993

      Мы нужны друг другу!

(Из выступления на форуме юных граждан Республики Татарстан)

      Уважаемые юные друзья, юные граждане нашей республики!

      От всей души поздравляю вас с праздником и желаю вам всего хорошего: здоровья, жизненной активности, доброты, радостного детства! Должен признаться, что я очень доволен и горд тем, что фестиваль искусств детей народов Татарстана и форум юных граждан республики проходят на высоком уровне, в праздничной обстановке. Мы показываем образцы истинной дружбы наших детей и истинный интернационализм. Это пример многим регионам СКАЧАТЬ