Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 2

СКАЧАТЬ Әгәр дә бу мәсьәләне ниндидер бер лидер кузгаткан булса, ул инде 1985 елның апрелендә үк хәл ителер иде. Шуңа да карамастан һәр милләт, һәр республика, иртәме-соңмы, үзенең милли проблемаларын хәл итәргә тотыначак. Бу процесс кузгалды инде. Аны туктату мөмкин түгел. Республикалар бер-бер артлы суверенлык турында декларацияләр кабул итә. Күршебез Башкортстанда да зур әзерлек бара. Башкортстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенлыгы турындагы Декларациянең БАССР Югары Советы Президиумы әзерләгән проектында беренче пункт менә нинди: «Башкортстан Совет Социалистик Республикасы – суверен совет дәүләте, ССР Союзы субъекты». Бу юлларны укыганнан соң, миңа күңелсезрәк булып китте. Күршеләрнең проекты безнекенә караганда шактый кыюрак. Бер үк вакытта СССРныңда, РСФСРның да субъекты булу – элекке хәлдә калу дигән сүз ул. Арыслан бер үк вакытта иректә дә, читлектә дә яши алмый. Аны яисә иреккә җибәрергә, яисә читлеккә ябарга кирәк. Соңгысын без инде үз җилкәбездә күп татыдык. Башкача теләмибез! Әгәр дә без, чыннан да, азатлык теләмибез икән, әгәр дә икеләтә изелү астында яшәү безгә ошый икән, әйдәгез, элекке килеш калыйк. Аның өчен суверенлык турында Декларация кабул итү мәҗбүри түгел. Үз-үзебезне алдамаска кирәк. Әгәр дә суверенлык безнең өчен һәм политик, һәм экономик, һәм милли мәҗбүрият икән (ә бу чыннан да шулай), Декларацияне кабул итү – безнең намус эшебез. Безнең бу карарны күршеләребез дә түземсезлек белән көтәләрдер дип уйлыйм.

      Без кичә депутат Рөстәм Хафизовның докладын тыңладык. Декларация проектына кертелгән шактый төзәтмәләр белән килешмичә булмый. Алар – эшлекле һәм кирәкле төзәтмәләр. Дәүләт символикасы турындагы яңа пункт та, һичшиксез, кирәк. Теләсә кайсы дәүләт иң элек гербтан, флагтан һәм гимннан башлана. Республикабызга килгән рәсми кунакларны чәкчәк белән генә күпме каршыларга була инде?! Алдагы сессияләребездә утырышларны Татарстан Республикасының Дәүләт флагын хөрмәтләү тантанасы белән башларбыз, шәт.

      Декларация проектын тикшерү, миңа калса, эшлекле төстә бара. Күңелдә бераз өмет тә уянды: күптән көтеп алган суверенлык турындагы Декларацияне без, мөгаен, кабул итәрбез, һәм шул чагында гына бер-беребезнең күзенә туры карый алачакбыз. Ләкин бу әле кабул иттек тә, шуның белән эш бетте дигән сүз түгел. Киресенчә, барысын да өр-яңадан башларга туры киләчәк. Безнең барыбызны да яңа проблемалар, яңа авырлыклар көтә. Аларны безгә хәл итәсе!

30 август, 1990

      Вил Мирзаянов турында

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

      Кеше хокуклары турында, читтә яшәүче милләттәшләребез, качаклар турында күп сөйлибез. Әйе, күп сөйлибез, әмма, кызганычка каршы, аз эшлибез яисә бөтенләй эшләмибез. Әлеге проблемаларны күрмәскә тырышабыз, гәрчә андый проблемалар бар, һәм аларны кичекмәстән хәл итәргә кирәк. Бу җәһәттән Россия парламенты һәм хөкүмәте Россиядән читтә яшәүче рус халкын яклау буенча шактый эшләр эшләде. Мин биредә Балтыйк буе республикаларында, Молдовада, СКАЧАТЬ