Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан-йорт / Казань-юрт - Марат Амирханов страница 25

Название: Казан-йорт / Казань-юрт

Автор: Марат Амирханов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02386-3

isbn:

СКАЧАТЬ Хуҗаш бәк, билен бөгеп. – Арча ягы һәрвакыт ханлыкның терәге булды. Киләчәктә дә шулай булып калыр, иншаллаһ. Вәләкин кем дә кем кылычын кынысыннан чыгара икән, үзенә үпкәләсен. – Соңгы сүзләрен олпат бәк шундый катгый итеп әйтте ки, сөңгеләр чәкелдәшкәндәй булды. – Мамык хан әнә Арча сабагыннан соң әле булса игә килә алмый, ди.

      Мөхәммәдәминнең, билгеле, үзен хан тәхетен ташлап качарга мәҗбүр иткән Себер шаһзадәсе турында ишетәсе килеп тормый иде. Сизелер-сизелмәс кенә иреннәре кысылып куйды. Бәк моны бик яхшы белә. Шулай да төрттереп кую зыян итмәс дип санады, ахры.

      Чират Турайга җитте.

      – Бес тә үсебессне Касан йорты адәмнәре тип саныйбыс, хан, ярдәмгә өмет итәбес, – диде ул куе җирән сакалы аша ургылып чыккан көр тавышы белән. – Мари – урман кешесе, сугыш-орышка маһир түгел. Ә менә агач эшендә бесгә тиңнәр юк. Урман нигъмәтләребес тә җитәрлек.

      Турай кулын болгап алды. Шунда ук озын итәкле чикмәннәренең алгы чабуын билбауга кыстырган, бәкләре шикелле үк җирән чәчле көчле егетләр өч зур мичкәне тәгәрәтеп тә китерделәр.

      – Балыбыстан авыс итегес, – диде Турай, – сүс бирәм, сарайны балдан өсмәбес.

      – Янә бер тамаша, – диде Хуҗаш бәк.

      Сызгырып җибәргән иде, җир астыннан гына калкып чыккандай, бер чирү җайдак пәйда булды. Атларын биетеп кенә бастырып киләләр. Иң алда ак атка атланган углан. Ияр өстендә төзгә катып утыра, әйтерсең лә анадан аты белән туган.

      – Угланны кем дип белик? – дип сорады хан.

      Бәкнең авызы ерылды, бу сорау аны чын-чынлап бәхетле итте.

      – Минем үз улым ул, хан, Уйгын атлы, – диде. Аннан соң олы бер канәгатьләнү белән ниятен белдерде: – Углан Уйгын җитәкчелегендәге бу чирүне сиңа бүләк итәм, кабул итеп ал.

      – Чынлапмы?

      – Вәгъдә – иман, хан, арчалыларның сүзе бер булыр!

      Очрашу менә шулай күтәренке рухта башланып китте. «Нахак хәбәр таратканнар икән Арча кешеләре турында, ару суны гына куертканнар икән» дигән нәтиҗә чыгарды Мөхәммәдәмин. Тик бу ашыгыч нәтиҗә иде. Әңгәмә моны бик ачык күрсәтте.

      – Казан йортыбыз кайчан урыс кубызына биюдән туктар икән, хан? – дип капланды аңа Хуҗаш бәк, табынга утыргач.

      – Без дустанә ике дәүләт, бәк…

      – Казан үзенчә яшәргә, үзе теләгән ханны тәхеткә утыртырга, үзенең мөстәкыйль эчке һәм тышкы сәясәтен алып барырга тиеш, – диде йорт хуҗасы, канәгатьсезрәк рәвештә. – Син – бөек ыру варисы. Бурычың – ыруыңа лаек дәүләт кору. Олуг Мөхәммәд, Ибраһим ханнарның рухы рәнҗеп ятмасын. Кулыңа ныклап ал хакимият дилбегәсен. Оят бит, Казан урыс белән тулган, атларга ирек юк. Белеп-сизеп торабыз ич, сиңа урыс илчеләре, урыс дьяклары аяк атларга да бирмиләр, үзләренекен тукыйлар. Тукыйлар гынамы, үзләренчә эшләтәләр дә. Себереп түгәргә кирәк аларны. Татар үз өендә үзе хуҗа булсын!

      Хуҗаш бәк кипшенгән иреннәрен кәсә читенә тигезеп алды, әмма эчмәде, кире өстәлгә куйды. Мөхәммәдәмин дә шәрабка кагылмады.

      Кызык, бәк Үрбәт бикә сүзләрен сөйли ич, дип уйлап куйды Мөхәммәдәмин. Ләкин ул Хуҗашның дәгъваларына СКАЧАТЬ