Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан-йорт / Казань-юрт - Марат Амирханов страница 20

Название: Казан-йорт / Казань-юрт

Автор: Марат Амирханов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02386-3

isbn:

СКАЧАТЬ сарайда яши. Чем-кара төстәге аю. Иләмсез зур. Нәсел үгезен дә аяктан егарлыгы бар. Ә үзе юаш. Хәтта ара-тирә чылбырыннан да ычкындыргалыйлар. Караучысы авыз торбасында көй чыгара башлауга китә алпан-тилпән биеп. Кешеләр кул чаба, тегесе тагын да үсенеп китә. Шул чагында куркыныч Чегән. Барыгыз да минем шикелле биегез, дип әйтүеме, җыелышучыларның өстенә бара. Иванга көлке, шуннан кызык таба ул.

      – Әйдә, Чегән, кузгат бу әрәмтамакларны, – дип, юри өстерә аюын.

      Тегесе котыра. Бүлмәдән чыгып кына таярлар иде, ишек янына сакчылар баскан. Тотыналар өерләре белән почмактан почмакка бәргәләнергә. Кычкырыш, бакырыш…

      Аю, әлбәттә, кешегә зур зыян салу хәлендә түгел. Чылбырыннан ычкынса да, авызы бәйле, аякларында күн оекбаш. Тик алгы тәпиләре иректә. Суга-нитә калса, сөякләреңнең чәрдәкләнүен көт тә тор. Дьяк Гавриил Тимофеевич әнә әле дә аксап йөри. Узган ел шушындый тамаша вакытында Чегән тибеп имгәткән иде.

      Бу уеннарның куркынычы да шунда: Иван, берәрсенә тукмак эләкмичә, Чегәнне чылбырга утыртмый. Монысында кемгә чират – бер Алла үзе генә белә. Күренеп тора, илче Кляпикның һич тә аю корбаны буласы килми. Әле Казан-йорттан кайтып кына төште. Олуг кенәзне ханлыктагы хәлләр бик кызыксындыра икән, чапкын җибәреп чакыртып алды. Тамашага ул шулай эләкте. Хәзер менә бүлмә тутырып чабышып йөр инде.

      Аңа качып котылу бик авыр, хәтта мөмкин дә түгел. Карачкыдай озын гәүдәсе, кай тарафка сугылса да, менә мин дип күренеп тора. Чегән тәки каныкты бит үзенә, һаман аның артыннан теркелди. Алпамша сыңары гына үзе, ә хәрәкәтләре искиткеч төгәл мәлгуньнең. Бер арада җаен китереп орынып та алды, каһәр. Кляпик тәрәзә тупсасына сикереп менгәнен үзе дә сизми калды.

      – Шул кирәк ул басурманга, татар исе чыгарып йөрмәсен, ха-ха-ха, – дип, чын күңеленнән куанды олуг кенәз. Аннан соң аю биетүчегә: – Чегән вазифасын үтәде, инде ял итсә дә ярый, – диде.

      Ишекләр киерелеп ачылды. Поднослар күтәреп, озын кафтан кигән сыйчылар килеп керде. Түрәләргә калын, зур кәсәләрдә шәраб тәкъдим иттеләр. Бик рәхәтләнеп авызларына капладылар. Ярты сәгатьлек аю тамашасыннан соң бу ифрат урынлы сый иде.

      – Инде дәүләт эшләре белән шөгыльләнеп алыйк, – диде Иван.

      Боярлар, кенәзләр вәкарь белән генә тезелешеп бастылар. Йөзләр җитди. Әле генә бүлмә буйлап чабышып йөргән идегез, дисәң, мөгаен, белмәмешкә салынырлар иде.

      Олуг кенәз нотыгын аягүрә басып сөйләде:

      – Раштуа көннәрендә Рәсәйне зур тантаналар көтә, – диде ул күңел күтәренкелеге белән, – ниһаять, без бөтен камытларны салып ташладык. Бер урыс сугышчысын да корбан итмичә, йөз елларга сузылган вассаллыктан котылдык. Алтын Урда дигән каһәрле дәүләт тар-мар ителде. Аны минем дустым һәм туганым Миңлегәрәй хан башкарды. Сарай шәһәре җир белән тигезләнде. Без хәзер берәүгә дә ясак түләмибез, берәүгә дә баш иеп бармыйбыз, берәүнең дә табанын яламыйбыз. Рәсәй үзе ханнар куя!

      Зал аерылган умарта күчедәй гөжләп алды. Иван аларны тыймады.

      – Мәскәүдә хөкемдар СКАЧАТЬ