Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан-йорт / Казань-юрт - Марат Амирханов страница 17

Название: Казан-йорт / Казань-юрт

Автор: Марат Амирханов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02386-3

isbn:

СКАЧАТЬ яшел бәрхет бөрмәкәйне алып, нотыгын дәвам итте: – Көч һәм куәт бары тик Аллаһта гынадыр. Вә шуның белән бергә Аллаһ үзенең җирдәге илчеләренә дә зур вазифалар йөкли. Алар аны үҗәтлек белән үтәргә бурычлылар. Шул җөмләдән Барча Казан җире бөек ханының да сүз вә гамәлләренә кануни хокук бирүче үз шәхси билгесе бар. Бу – нашан, мөһер суккыч. Мин ул нашанны да шаһитлар каршында Мөхәммәдәмин ханга тапшырам.

      Мәчет тагын бер тапкыр гөж килеп алды. Аллаһ йорты, гадәттә, салмак кына агучы ярым йокылы тормышка көйләнгән. Көндәлек дөньяви мәшәкатьләр аны урап уза. Хан мәчете исә, башкалардан аермалы буларак, хан күтәрмәк тамашасы вакытында әнә шулай язгы ташкын шикелле ярларыннан чыгып, бер кузгалып ала. Бу һич тә хилаф гамәл түгел. Киресенчә, диннең, дин әһелләренең абруен гына күтәрә. Дәүләттә Диния нәзарәте башлыгы мөфти хәзрәтләре ханнан кала икенче зат санала икән, бу – табигый хәл. Шуңа күрә тамаша Бураш сәед идарәлегендә бара да.

      Сәедкә чигүле мендәрчек тоттырдылар. Ул, бөрмәкәйдән алып, нашанны шуның өстенә куйды да ханга тапшырды. Шушы мизгелдән Мөхәммәдәмин тулы хокуклы хан дәрәҗәсенә иреште.

      Нашан үзе кызыл төстә иде. Ярлыкларга, аерата мөһим эш кәгазьләренә бүгеннән башлап Мөхәммәдәмин ханның мөһере сугылачак. Турыпочмак рәвешендәге нашанның читенә түбәндәге сүзләр язылган: «Мөхәммәдәмин хан – кодрәтле солтан, гамәлләрендә һәм дини мәнфәгатьләрдә данлыклы, бөек яулап алучы, каһарман – Аллаһы Тәгалә аның мәмләкәтен гомер бакый сакласын вә дә патшалыгын күкләргә чөйсен!»

      «Лә иләһә илләллаһ, әшһәдү әннә мүхәммәдәр-расүлүллаһ», бу – нашанның эчке каймасына теркәлгән дога.

      Ханның нотыгы кыска һәм үтемле булды.

      – Аллаһүммә инни әс-әлүкә… Аллаһым! Синнән исәнлек-саулык, файдалы гыйлем, гүзәл һәм хәләл ризык, кабул булачак гамәл һәм эш телимен, – диде ул тирән ихласлык белән. – Синең ризалыгың һәм теләгең аркасында Барча Казан җиренең тәхетенә утырдым. Кулыма Коръән тотып, мәмләкәтебезнең данын, кодрәтен, дәрәҗәсен саклау вә арттыру мәнфәгатьләрендә барысын да эшләргә ант эчәм. Казан йорты кешеләренең дә, ошбу вазифага хәер-фатихасын биргән бөтен Русиянең олуг кенәзе Иван Васильевичның да ышанычын аклармын. Амин!

      Тантана бер ай буе дәвам итте. Мәҗлес арты мәҗлес. Чалынган малның, эчелгән эчемлекнең, ашаган ризыкның чутына да чыгарлык түгел иде. Хәер, аларны санар чак идеме соң? Түрәләр, дин әһелләре – һәркайсы утырган урынына бәрабәр бүләк алды. Толлар, ятимнәр, фәкыйрьләргә сәдакадан өлеш чыкты. Хәтта зинданнарның да ишекләрен ачтылар. Шул көннән башлап муллалар һәр хөтбә вакытында Мөхәммәдәмин хан исеменә мактау сүзләре яңгыратырга бурычлы иде.

      Кыз-хатыннар үзләренчә бәйрәм итте. Дәрәҗәле ир-атларның бичәләре хан сараенда күңел ачты. Бу хаҗәттән хәтта җәнҗал да чыга язды. Гадәттә, хан сараенда аш-су мәҗлесләре белән карт бикә идарә итә. Мөхәммәдәминнең исә Үрбәткә өстенлек бирәсе килә иде. Җөһдә ханбикәгә, билгеле, бу ошамады, көндәшенә карчыга урынына очып кунды.

      – Морза кызы башың белән әмирләр нәселенә аяк чалмакчы буласыңмы? – диде, зәһәрен чәчә-чәчә. – Мәҗлес җыю карт ханбикә вазифасы, тыкшынасы булма!

      Үрбәткә ханбикәнең кара халыкка СКАЧАТЬ