Яралы кош авазы / Крик раненой птицы. Саида Зыялы
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яралы кош авазы / Крик раненой птицы - Саида Зыялы страница 7

СКАЧАТЬ ни гаеп таптылар? Гафур исәнме?

      – И-и апай, – диде Маһруй, – шул Шакир белән Гата башыбызга җитте инде. Менә хәзер янымда тора торган малаем белән йөкле идем. Кызыбыз яшь ярымлык ие. Килеп керделәр. Гафурымны шул төнне үк алып киттеләр. Иртәгесен Гата белән Шакир тагын өйгә килеп керде. Мине өйдән куып чыгардылар. Ишегебезне бикләделәр. Кая барыйм? Нишлим? Кулымда – яшь ярымлык бер бала. Икенчесен табар вакытым җиткән. Күршеләремә кердем инде. Рәхмәт төшсен, курыкмадылар… Кабул иттеләр. Елый-елый тәрәзәдән карап торабыз. Шакир сыерны җитәкләп алып чыгып китте… Шулай атна-ун көн күршеләрдә яшәгәч, Аллага тапшырып, үз өемә чыктым. Шуннан яшәп калдым. Ни хикмәттер, тимәделәр. Ә йорттагы бар нәрсәне алып чыгып киткәннәр ие. Аш пешерергә кәстрүл, ашарга сыңар кашык та калдырмаганнар…

      – Ә Гафур?..

      – Белмим, апакаем… Белмим җан кисәгемнең язмышын. Аннан бер генә хат та алмадым. Гали кода минем исемнән хатлар язып эзләтеп тә карады. Рәхмәт инде аңа. Урыны җәннәттә булсын. Тик: «Тапмадык, белмибез», – ише җаваплар гына алдык. Атканнардыр инде, апай… Атканнардыр…

      Иңнәренә кара болыт булып ишелгән кайгы астында ике хатын бераз тын утырды. Аннары Рәшидә тирән сулыш алып, тагын сорап куйды:

      – Гатаны әйтәм. Аның шултиклем безгә нинди үче булды икән?

      – Һе. Үзенә кияүгә чыкмавымны гафу итмәде. Бик кара эчле нәрсә икән. Мине куып чыгарганда болай ди: «Ну, шәфкать туташы! Гафур әйбәт укыттымы? Мине иш итмәгән идегез… Дөнья куласа ул».

      – Соңыннан бәйләнеп маташмадымы соң? Ялгыз хатын… дип…

      – Юк. Андый хәл булмады. Хезмәтнең иң авырына мине йөртте… Ялыныр дип уйлагандыр. Нәселемне корыт- кан, туганнарымның, якыннарымның башына җиткән җыланга ялынаммы соң?! Үз явызлыгы үзенә кайтсын!..

      – Әйе, – диде Рәшидә. – Борынгылар кушаматны бик белеп биргән! Ул юньсез бәндә исәнме әле, Маһруй?

      – Ул адәм актыгына таш булсынмыни! Ни төрле асыл ирләр сугыш кырында ятып калды. Авылдан киткән һәр өч ирнең берсе кайта алмады бит! Исәннәренең дә кайсысы кулсыз, кайсысы аяксыз…

      – Моңа берни дә булмаганмы?

      – Сугышка бармады бит ул, апай! Бармады.

      – Ничек бармады?

      – Сугыш башланган дигән хәбәрне ишетүгә телсез калды!

      – Ә-ә, – дип ачылган авызын яба алмый торды Рәшидә. – Шулай да була микәнни?

      – Була икән, апай җаным. Була икән. Райунда брачлар да караган. Кеше кинәт курыкса, шулай телсезләнеп калуы мөмкин, дип әйткәннәр.

      – Һаман шулай телсезме?

      – Э-э, итәрсең телсез! Телле, бик оста телле. Сугыш бетүгә, теле ачылды. Елгабашта әллә кем булып яшиләр. Ат кирәк булса, алар янына барасы. Габделхәй белән Габделмән исемле малайлар атлар карый. Хөснетдин исемлесе көтү көтә. Бәйрәм саен аларны мактыйлар инде, бүләклиләр… Косасылар килә. Түрәләргә ярыйлар шул. Гатаның телсезлеген дә райун милициясе махсус оештыргандыр, дим мин. Авыл кешеләре турында хәбәр биреп торырга, дим…

      – Бик мөмкин, – диде Рәшидә уйчан гына. СКАЧАТЬ