Яралы кош авазы / Крик раненой птицы. Саида Зыялы
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яралы кош авазы / Крик раненой птицы - Саида Зыялы страница 4

СКАЧАТЬ инеш аръягында алар басуы җәйрәп ята. Бу басулар бик күптәннән, Сабит туганчы – әллә кайчан ук аның бабаларыныкы булган. Аннан соң Сабитның әтисе Исламгали абзый иген иккән. Сабит та, менә үз-үзен белә башлаганнан бирле, җир сөрә, чәчү чәчә, иген игә… Ә басу?.. Басу хәзер колхозныкы. Сабит та аерым хуҗалык түгел. Ул да – колхозчы. Бар малын биреп, колхозга керде. Кул белән әйләндереп ашлык чистарта торган станогын да жәлләмәде. Хәер, жәлләп нишлисең? Аны синнән рөхсәт сорап тормадылар инде…

      Сабит эшсез тора алмый. Нәселе эшчән. Колхозда да тырышып эшләде. Узган җыен1да да мактадылар үзен.

      Уйлана-уйлана бара торгач, вакыт узганы сизелмәгән дә. Көлтәләрен ындырда бушатып, атын туарып Сабит өенә кайтып җиткәндә, авыл урамнарын куе томан томалаган иде. Төнге уникеләр тирәсе булгандыр. Җиделе лампаны сүндергәч, хатыны белән ул бераз сөйләшеп ятты. Иртәдән кичкә кадәр басу күкрәгендә, саф һавада хезмәттә булган ирнең гәүдәсе мамык түшәктә тиздән изрәде. Рәшидәсенең җылы сулышына битен куеп йоклап та кителгән.

      Берзаман ишегалды ягындагы тәрәзәгә чирттеләр. Сабит сискәнеп уянды. Мич артындагы сәкедә йоклап ятучы Наилә белән Анияне уятмаска тырышып, шым гына тәрәзә янына килде.

      – Кем бар? – диде ул әкрен генә.

      – Ач, Сабит… Бу – мин… Без… Гата, – диде тыш- тагы тавыш.

      Гата исемен ишетүгә, Сабитның тыны кысылгандай булды, җаны олы хәвеф сизгәндәй калтыранып алды. «Авыл Советы рәисе бу вакытта нишләп йөрер?..» дигән куркыныч сорау йөрәгенең хәлен алды. Йокы бүлмәсенә кереп, Сабит лампага ут кабызып алып чыкты. Гата белән тагын таныш түгел ике ир бар иде. Төн уртасында нишләп йөрисез дигәндәй, Сабит чакырылмаган кунакларга карады.

      Килүчеләр төн уртасында нишләп йөрүләрен тиз төшендерделәр. Зәңгәрсу күлмәк өстеннән кара күн пинжәк кигән озын буйлы, какча яңаклы, калын тавышлы ир:

      – Өйдә кемнәр бар? – дип сорады.

      – Бездә кем булсын? Үзебез, – диде Сабит, аптырап. – Хатыным да, ике кечкенә кызым.

      – Ә малайлар?! – диде калын тавышлы.

      Сабитның йөрәге шуышып табан астына төшеп киткәндәй булды. «Вакыйфым белән Васыйлым бәхетсезлеккә юлыккан микәнни?» – дип коты очты.

      – Алар шахтада. Менә кем… Гатаулла белә инде, – диде Сабит, эчке кичерешләрен ничек тә тышка чыгармаска тырышып.

      Малайлар турында озын буйлы бүтән сүз кузгатмады. Берничә секундка гына сузылган вакыт аралыгында Сабитның күңеленә җылы йөгереп өлгерде. Күзләрендә, болар хәзер чыгып китәр, дигән өмет очкыны кабынып алды. Шул нәни очкын өстенә көрәк белән юеш, авыр балчык ыргыткандай, озын буйлының калын тавышы яңгырады:

      – Җыеныгыз!

      Бу әмерне Сабитның аңы ансат кына кабул итә алмады. «Кайда җыенырга? Нишләп җыенырга? Малайларның кайдалыгын мин кайлардан белим…» дигән сораулар башында буталды. Аның бу халәтенә игътибар итеп торган Гата сүзгә кушылды:

      – Барыгыз да җыеныгыз! Гаиләңне дә уят.

      Бу СКАЧАТЬ



<p>1</p>

Авылларда элек Сабантуй бәйрәме җыен дип аталган. (Авт. искәр.)