Яралы кош авазы / Крик раненой птицы. Саида Зыялы
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яралы кош авазы / Крик раненой птицы - Саида Зыялы страница 3

СКАЧАТЬ иде:

      Бисмилләһи вә билләһи,

      Җитте Корбан гаете;

      Мин җырлыймын, сез тыңлагыз

      Игезәкләрем бәетен.

      Карадин кара кайгылар,

      Сап-сары сагышларым;

      Урман шавы алып килә

      Улларым тавышларын.

      «Кыска булды гомеребез,

      Өч кенә көн яшәдек;

      Әнием, кара кайгыларны

      Юа синең яшьләрең…»

      Үз дөньясы сукмаклары буйлап сәяхәттә йөргән Анияне ир-ат тавышы сискәндереп җибәрде.

      – Ул каенны нигә терәтеп торасың? Аумый ул.

      Ания, миләшләрдән күзен алып, тавыш ягына борылды. Озын чыбыркысын иңенә аскан, негр халкыдай кара чырайлы, базык гәүдәле егет аның янына килеп баскан иде. Ания, егеткә баштанаяк күз салгач, җавабын да соравы сыман итеп бирде.

      – Ә-ә, аумыймыни? Мин тагын ава дип торам.

      Җөмләсен тәмамлауга, кыз китәргә дип борылган гына иде, егет аның каршысына басты:

      – Ашыкма әле, чибәркәй. Танышмадык ич әле. Минем исемем – Хөснетдин. Хөснетдин Сәгъдәтшин. – Сәгъдәтшин дигән сүзне ишетүгә, Аниянең башы әйләнеп китте. «Әллә, Ходаем, шул Сәгъдәтшиннар ма- лаемы?» – дип коты очты.

      Ания, сул кул учы белән маңгаен тоткан хәлдә китәргә дип, тагын талпынган гына иде, Хөснетдин аны беләгеннән эләктереп алды.

      – Нәрсә, авыл егете белән сөйләшеп торасың килмимени! Ә үзегез авыл кешесе үстергән ипине ашыйсыз, тартынып тормыйсыз!

      Аниянең бу ябышкак егеткә җен ачулары чыкты. Теленә берсеннән-берсе усалрак сүзләр килде. Кыз аларны әйтергә генә ашыкмады. «Аллам сакласын, урман уртасында бәйләнеп маташуы бар. Гарьлеген кая куярсың», – дип уйлап алды. Бар сабырлыгын җы- еп, сүзне йомшартыбрак җибәрергә тырышты.

      – Хөснетдин, мин сезгә бер кәлимә сүз әйтмәдем бит әле. Тик торганда, миңа бәйләнүегезнең сәбәбен аңламыйм.

      – Э-э, аңламый ул, – дип мыгырданды егет борын астыннан, авызына капкан папирусына ут кабыза-кабыза. – Сөйләшәсе килмәгәнең күренеп тора ич!

      – Мин сезне белмим, сез – мине. Ни турында сөйләшәсең?

      Тәмәке төтенен борын тишекләреннән чыгара-чыгара:

      – Ә мин сезне беләм. Атагыз колхозга кергән керүен. Ну, гел корткычлык эшләп йөргән. Сез – шул Сабит кызы.

      – Нинди корткычлык эшләгән соң ул?

      – Анысын мин каян белим! Ну, тикмәгә кумаганнар бит инде.

      Әти-әнисе кичергән газапларны, шатлыксыз, хокуксыз узган балачакларын, оясы туздырылган кошлардай вәйран калган гомерләрен күз алдына да китерә алмый торган бу мәгънәсез адәмгә Ания, ни дип тә җавап бирмичә, бер мәлгә тынып калды. Аның җанында давыл кузгалды. Ул бөтерелә, дулый, актарыла. Фикер җебенең очы кайдан башлана да ничек дәвам итә. Моны Ания хәзер генә таба алмый. «Менә шушы Хөснетдиндәй кешеләр аркасында бер гаепсезгә меңләгән кеше атылган, төрмәләрдә утырган, кыйналган, рухлары сындырылган, – дип уйлап алды ул. – Алар Сталин исеме белән кара эшен эшләгән. Елгабашта күндәм СКАЧАТЬ