Яралы кош авазы / Крик раненой птицы. Саида Зыялы
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яралы кош авазы / Крик раненой птицы - Саида Зыялы страница 2

СКАЧАТЬ карга батып егылган Рәшидә терсәгенә таянып калкынды да җан ачысы белән кычкырды:

      – Памаги! Зинһар, памаги! Рожать!..

      Иңенә сырма салган озын буйлы ир ишекне ачты.

      – Что вам надо? – дип эндәште ул калын тавыш белән. – Откуда?

      – Барак, барак, из барак, – дип үрсәләнде Рәшидә, мүкәләп тора-тора.

      – А-а, – диде ир, ашыкмыйча гына, кемлегегез аңлашылды дигәндәй. – Враги народа. Уходите!

      Балаларның борын төбендә шапылдап ишек ябылды.

      Рәшидә, көч-хәл белән торып, урам уртасына чыкты. Үзе, күз яшьләрен йодрыгы белән сөртә-сөртә, берөзлексез теләк теләде: «И Ходаем, берәр игелекле бәндәңне юлыма чыгар сана… Чыгар сана».

      Кызлар, абына-сөртенә, егыла-тора барып, әле бер йортның, әле икенче йортның ишеген шакыдылар. Әмма аларга ярдәм кулы сузучы булмады. Әниләренең хәле авырайганнан-авырая. Ул барган җиреннән кинәт туктала да сыгылып төшә. Тешләрен шыгырдатып, әкрен генә ыңгыраша. Үзе кызларны юатырга тырышып сөйләнә:

      – Курыкмагыз, балалар, Аллаһы Тәгалә ташламас… Берәр рәхимле бәндә очрамый калмас…

      Тулгактан интегүче йөкле хатын, аның артыннан ике бала көпшәк карлы сукмактан әкрен генә атлый. Инде авылның түбән очына җитеп киләләр. Анда, мөгаен, инеш агадыр. Каршыда, ерак та түгел, шактый зур таллык җәелгән. Озын-озын таллар очында карга оялары. Кошлар, үзара каркылдаша-каркылдаша, үз оясы янында мәш килә. Мөгаен, чыгачак бәбкәләренә йомшаграк итеп урын әзерлиләрдер. Шул мәлне Рәшидә җан ачысы белән ыңгырашты да бөгелеп кар өстенә егылды. Ике кыз икесе дә, куркышып, әниләре янына йөгереп килде. Кызлар, икесе дә елый-елый, әниләренең башыннан тотып:

      – Әни, үлмә! Әни, җаным, үлмә! – дип, күз яше аралаш такмакларга кереште.

      Арган, талчыккан Рәшидә бар көченә ачыргаланып кычкырып җибәрде:

      – Ярдәм итегез! Кешеләр бит сез! Адәм балалары!

      Тавыш, салам түбәле кыйшайган өйләргә бәрелә-бәрелә, урам буйлап таралды, нечкә билле яз җиленә кушылып, талларга килеп бәрелде. Кайтаваз булып кабат авылның икенче ягына китте:

      – Яр-дәм-м и-те-ге-ез! Сез бит ке-ше-лә-әр. А-дә-әм ба-ла-ла-ры-ы!

      Наилә кинәт торып басты да, чишмә кебек аккан күз яшьләрен кул аркасы белән сөртә-сөртә, бар көченә аваз салды:

      – Помогите! Ма-ма уми-ра-ет! По-мо-ги-те!

      Тал башында үз эшләре белән мәшгуль кара каргалар, хәтәр хәвеф килүен сизгәндәй, дәррәү күккә күтәрелде. Шул чакны иң кырый йортның җил капкасыннан бер әби килеп чыкты.

      – Господи, помоги! Господи… – диде ул, тиз-тиз генә чукына-чукына. Аннары Рәшидәнең иңнәреннән алып торгыза-торгыза: «Потерпи, доченька, потерпи, милая, – дип юатты. Хатынны җитәкләмәкче булды. Әмма Рәшидәнең хәле юк иде инде.

      Карчык эшнең ашыгычлыгына төшенде. Ул тиз генә өенә чапты. Озак та үтмәде, аннан кул чанасы сөйрәп чыкты. Рәшидәне ипләп кенә шул чанага утыртты да су буена таба ашыкты. Анда җир казып эшләнгән кара мунча бар икән. Мунчага кичтән яккан булсалар кирәк, СКАЧАТЬ