Яралы кош авазы / Крик раненой птицы. Саида Зыялы
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яралы кош авазы / Крик раненой птицы - Саида Зыялы страница 8

СКАЧАТЬ бу ире дә, ичмаса, бер бала белән сөендерә алмас микәнни?..» Йөрәгенә пычак булып кадалган бу сүзләрдән соң «Шимпанзе» кушаматлы Сәрбиҗамалның Мәхүп исемле сазаган кызына Миңлегали күз сала. Кушаматлары «Шимпанзе» булса да, Мәхүпне алай ямьсез үк дип әйтеп булмый. Ябык гәүдәле, озын буйлы, юка иренле, теле ни әйткәнне колагы ишетми торган бу кызый ирнең карашын тиз тоя. Икесенең дә күңеле, очрашырга теләп, аулак урын эзли… Шулай йөри торгач, Мәхүп йөккә уза… Беркөнне Миңлегали Мәхүпне, җитәкләп, Хәтирәбану янына алып ук кайта.

      – Икенче хатын белән никахлашырга рөхсәт ит, Хәтирәбану җаным, – ди ул. – Миңа бу сүзләрне әйтү бик авыр… Бүтән чара да юк… Бала кирәк бит… Картайгач, ялгыз нишләрбез… Курыкма… Түр башында гына утырырсың…

      Бу тамашадан өнсез, телсез калган Хәтирәбану каршы бер сүз әйтә алмый, тик тора. Ул арада башын аска иеп, бик итагатьле кыяфәт белән утырган Мәхүп сүзгә кушыла.

      – Хәтирәбану апай, бергә-бергә бик тату торырбыз. Син бик әйбәт кеше бит. Сине хөрмәтләми мөмкин түгел…

      – Мин рөхсәт итәм, – ди Хәтирәбану, ниһаять, телгә килеп. – Сез бит инде Мәхүпләрдә яшәргә җыенасыздыр?..

      Шул мәлне Мәхүп, урыныннан торып, Хәтирәбануны кочаклап ук ала да:

      – И-и Хәтирәбану апай, сине ташлыйбызмы соң, Аллам сакласын! – ди.

      Әлбәттә инде, Мәхүп: «Анда ничек яшисең? Миннән башка тагын кияүгә чыкмаган өч сеңел бар бит», – дип әйтә алмый. Алар шулай Хәтирәбану өеннән чыкмый…

      Иртәгесен шушы хәлне белгән Елгабаш халкы аһ итә. Һәркемнең телендә шушы вакыйга яңгырый.

      – Шимпанзе, диләр. Шимпанзе гына, пычагым! Селәүсен бу! Агач башына менеп, өстеңә сикерә, бугазыңны чәйни торган ерткыч!

      – Мәхүбе барыр инде аның. Сораучы булмаганга гына интегеп йөрде.

      – Аны хәзер дә кем сораган соң?! Хатынлы иргә үзе тагылып кайткан ич!

      – Оятсызның да оятсызы икән бу Миңлегали дигәннәре! Хәтирәбану аны йортка кертте, кеше итте. Ә ул! Җирбит!

      – Юу-ук, җаный; бу адәм актыгын җиргә тиңләмә син! Җир-ана ул – изге нәрсә. Бу – җылан! Шуышып килде дә Хәтирәбануның куенына керде. Хәзер әнә агулы тешен йөрәгенә батырды. Өеңә көндәш алып кайтсын әле! Башка сыярлык эшме бу?!

      Көннәр үтә торды. Әкренләп сүзләр дә тынды. Хәтирәбануның гына җаны янудан туктамый, көннән-көн көчәя генә, яна-яна күмерләнә бара… Баштарак Миңлегали бер көн – Мәхүп янында, икенче төнне Хәтирәбану янында йоклый. Дүрт-биш айдан, Мәхүпнең көмәне түгәрәкләнеп беленә башлагач, ир бөтенләй яшь хатын янына күчкән. Өйнең иңе белән җәелгән киң сәкенең бер ягында – Мәхүп белән Миңлегали, икенче кырыйда Хәтирәбану икән.

      Өй мәшәкатьләре белән көннәр тиз узган. Ә төннәр… Кышкы озын төннәр Хәтирәбану өчен тоташ газапка әверелә. «Ир бирмәк – җан бирмәк», – дигән борынгылар. Кечкенә генә өй эчендә Миңлегали белән Мәхүпнең пышын-пышын назлашып сөйләшү аһәңнәре колакка килеп бәрелгәндә, Хәтирәбануның йокысыз күзеннән СКАЧАТЬ