Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп - Ильдар Низамов страница 39

СКАЧАТЬ иң әүвәле тавышы аера Зөлфияне башкалардан! Шулай да ачыклап бетер: үзенә генә хас тавышы нинди соң аның? Музыка, тавыш белгечләре моны беләдер, ә гади тыңлаучы аңлата аламы? Гадәттәгечә, берни белдерми торган «матур» дип кенә тынычланабызмы?

      «Тавышы йомшак» диләр, «күкрәк тавышы» дию дә бар. Тыныч кына ага, тегендә-монда сикерми, тиктомалга, көтмәгәндә үзгәрми, йомшак кына тибрәлә.

      Болай тасвирлау да әле «матур»дан әллә ни аерылмый, нәкъ үзенең хасиятен ачыкламый бугай. Андый тавышны тагын «бәрхет» тә диләр шикелле. Бу бит тавышның йомшак булуы өстенә берникадәр елтыравыклы, бәйрәмчә-тантаналырак булуына да ишарә сыман. Шул ук вакытта әлеге сыйфат кычкырып та тормый, Зөлфиянеке йомшаграк, өйдәгечә гадирәк димме. Гомәр абый Бәширов телгә карата әйткән «мамыклы» диюен җырга карата да әйтеп булмый микән?

      И-и-их, җырга карата да шундыйрак, үземчәрәк билге табасы иде дә бит. Ә бәлки, тавышының үзенчәлеген билгели алмыйча ләззәтле азап, эзләү илһамы кичерткән җырчы бәхетледер?!

Көйме, сүзме – мәгънәле?

      Нигә мин бик күп җырның сүзләрен белмим? Бу зур кимчелек түгелме – әллә нинди озын поэмаларны хәтерләүчеләр бар, ә син монда өч куплетлы бер җырны хәтерләмисең!

      Ә бит көе хәтердә – башыннан азагынача мөгрәп чыга аласың. Бөтен борылыш, тукталыш, паузаларына кадәр, сүз белән бәйләмичә, эзмә-эз кабатларга булдырасың.

      Нинди нәтиҗәме? Инде әйтелгәнчә, мәгънәле көй генә, мәгънәле моң гына, нәкъ менә мәгънәле сүз кебек, акыл һәм хис күзәнәкләренә теркәлә бара дибез икән, димәк, бу җырның сүзләре көенә караганда мәгънәсезрәк булып чыга…

      Чү, ашыкма! Бәлки, беренче тапкыр ишеткәндә, ул җырның сүзләре ап-ачык әйтелмәгәндер, җырчы авыз эчендә ботка пешереп җырлагандыр.

      Бүген менә, тик кенә торганда, тәмле бер көй хәтергә килеп төште. Исеме ничек соң, исеме? Әһә, «Туктале, җил, исмәле, җил…» Бу, бәлки, җырның исеме дә түгелдер, ә менә җырның асылын тәгаенләрлек сүзләре барыбер аныкы, җырның үзәген шулар хасил итә дә. Шулар зиһенгә уелып куелган да. Димәк, җырның болардан да мәгънәлерәк сүзләре булмаган…

      Һәр тыңлаган җырдан менә шундый мәгънәле, рухи дөньяңны баета торган гыйбарәләр зиһенгә уела барсын иде: «Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, / Сау булыгыз, туганнар!»; «Уйнагыз, гармуннар!», «Иртә торып, шәл ябынып, юлга карыйм»…

      Нигә нәкъ менә шушы сүз, шушы гыйбарә зиһенгә уелып кала? Анысы инде серле бер күренештер…

Үз җырың

      Җырның күз яше кебек яисә чык тамчысы кебек бербөтен булырга тиешлеге табигыйдер бит! Аны бер ана үз карынында йөртеп, үзе табып, үзе үк бүтәннәргә тәкъдим итүе табигыйдер бит! Нигә аны өч кешенең тудыруы мәҗбүри икән?

      Әгәр көе үзенең күңелендә ихластан туып, үзе үк шуны сүзләр белән үреп, тыелгысыз бер сулышта җырлап та җибәрсә. (Бар бит, бар бит бездә дә шундый «чык тамчылары»: Илһам Шакиров, Зөлфәт Хәким, Зөфәр Хәйретдиневнекеләр…)

      Моңа бит мин генә борчылмыйм икән. Җырчы Эдита Пьеханың бер әңгәмәсе истә: шундый җыр туганы бар – сүзләрен СКАЧАТЬ