Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп - Ильдар Низамов страница 14

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Дүрт якта да су дөньясы, аста, тимер субайларны кыйный-кыйный, дулкыннар шаулаша, коры җир белән шәһәр арасында уннарча километрга сузылган су киңлеге ята, ә монда тыныч кына гөлләр чәчәк атып утыра. Чыннан да дулкынландыра!

      Диңгез куеныннан кара алтын алу өчен башланган зур походның беренче көннәрендә үк нефтьчеләр кыйммәтле җиһазлар, куәтле машиналар белән бергә туфрак та ташыган. Вертолётта ипи белән бергә куаклар, орлыклар килгән. Йөзләре җилдә ашалган олы гәүдәле җитди агайлар, югары белемле инженер-галимнәр, көне буе диңгез белән алышып аруларына карамастан, кичләрен газоннар ясаганнар, агач, чәчәкләр утыртканнар.

      Эшче кеше табигатьтән башка, яшеллексез яши алмый – монысы рас, кая гына бармасын, аны үзе белән ияртә. Бу хакта сүз чыккач, өлкән генә бер эшче агай менә нәрсә диде: «Бездә штормнар бик еш була. Тозлы су урамнарны басып китә, йортларга керә, яшеллекне корыта, әмма без, шторм башлану белән, аларны коткарырга йөгерәбез. Бервакыт гөлләрне коткарып йөреп, ипине дә онытканбыз – бер атналык ашамлык тозлы су белән юешләнеп әрәм булды. Әмма үкенмәдек. Яшеллек тә азык бит – җан азыгы».

Яктыга таба

      Институтның тышкы ишеге ачылган саен, Мөнирә карашын ялт кына китабыннан аера. Аның түгәрәк йөзе имтихан башланганнан бирле ничә тапкыр күтәрелгәндер дә ничә тапкыр иелгәндер, белмәссең.

      Башкалар тапшыралар да чыгалар. Чыкканда ук йөзләре кояштай балкый, авызлары ерылган, куллары җәелгән була, әйтерсең очраган бер кешене кочаклап алырга әзерләр.

      Тик Мөнирә генә керергә курка, юкә астындагы эскәмияне ташлап китәргә теләмәгәндәй, китабын кочаклап утыра бирә. Имтихан биреп чыккан кешенең шатлыгы аның да йөзендә елмаю булып чагылып китә китүен, тик озакка түгел, зур коңгырт күзләренә шунда ук борчылу күләгәсе сарыла. «Нишләдем мин? Имтиханны бирә алмыйча кире кайтырмын микәнни? Авылдан агроном булырсың дип ышанып озатканнар иде ич!»

      Тынычланырга кирәктер, ахрысы, дип, Мөнирә башын иде, карашы асфальтка текәлде.

      Шунда аның игътибарын кинәт кенә бер күренеш җәлеп итте. Эскәмия кырындагы кара асфальт яргаланып, күпереп чыккан. Мөнирә, бөтен вәсвәсәләрен онытып, нәкъ менә шул ноктага текәлде. «Кара әле, бәгырькәем, асфальт кадәр асфальтны ярып, бер үсенте килеп чыккан лабаса!»

      Таштай каты катлам бәләкәй генә шушы тереклек иясенең көченә чыдый алмыйча читкә тайпылырга мәҗбүр булган, бүселеп чыккан.

      Сәерсенү катыш соклану тойгысы кичереп, үзеннән-үзе дулкынлана башлаган кыз акрын гына эскәмиядән төште дә үсенте янына чүгәләде. Яңа гына ачылырга өлгергән ике-өч бөртек яфрак шулкадәр саф, шундый яшел иде, әйтерсең алар якты дөньяга чыгу шатлыгыннан бәхетле елмаялар иде. Өсләрендә энә күзе хәтле генә дым бөртекләре дә җемелди. Тырышудан шулай тирләгәннәр диярсең.

      «Каян алган ул шулкадәр көчне!» – дип куйды Мөнирә, исе китеп. Кинәт кенә аңа бу үсенте җанлыдыр, теге җемелдәгән бөртекләр дә яктыга ыргылганда СКАЧАТЬ