Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп - Ильдар Низамов страница 9

СКАЧАТЬ башка агачларны җил-яңгырдан ышыклаган, яшен суккач та өч көн, өч төн буе егылмыйча, аягүрә торып янган имәннәр турында легендалар йөри. «Имән агачның егылганы – башка агачның сынганы» дип, халык имәннәргә сыгылу-бөгелүне, баш июне кичерми.

      Әмма табигатьнең аяусыз кануннары бар. Мин быел башын игән имәнгә юлыктым. Чумарга торган баһадир сыман ул текә ярның иң читенә килеп баскан да авар-аумас хәлдә катып калган. Юк, су читенә ул үзе килмәгән, ә бәлки елга, язгы ташкыннар вакытында ярларын ашый-ашый, аның янына килеп җиткән. Тирән-тирән җыерчыклар белән телгәләнгән мәһабәт төз имән елгага таба янтаерга мәҗбүр булган. Мәгърур башы иелеп, тәлгәш-тәлгәш яфраклары менә-менә суга тиям дип торалар.

      Шулай да имән кызганыч түгел иде. Үзе иелсә дә, аның гәүдәсе төз калган, аның бетмәс-төкәнмәс тамырлары куе челтәр кебек үрелгәннәр дә дулкыннарга каршы калкан булып басканнар. Ә дулкыннар усал, аяусыз. Алар инде үз юлларында очраган күп зирекнең, усак, юкәләрнең башына җиткән, хәзер инде шуларның суда ятып төсләрен югалткан кәүсәләре, күккә таба тырпайган шәрә тамырлары өстеннән чабышалар, зәһәрләнеп имәнгә дә ташланалар, аны да аударырга телиләр, бөтенләй егылуын күреп, тантана итәргә җыеналар.

      Имән бирешми. Аның тамырлары бик тирәнгә киткән. Шулар аркылы Җир-анадан көч алып, ул нык тора. Юк, имәнгә бирешергә ярамый, аңа түзәргә, түзәргә кирәк. Әледән-әле ул күтәрелеп ярга карыйдыр, анда үз чикләвек-орлыкларыннан тишелеп үскән яшь имәннәрне барлыйдыр, аларның хәлен белеп торадыр кебек.

      Карт имән ышыгында, ярны иңләп, яшь имәнлек күтәрелеп килә. Озакламый алар да үсеп җитәр. Тамырлары теләсә нинди зәһәр дулкыннарга да каршы торырлык булып тирәнгә китәр, чыныгыр. Барыбер килер ул көн, карт имән шул көнгәчә бирешмәячәк, нык торачак.

      Ил. Җир. Икмәк

      Нәкъ Казан артында бардыр

      Ашыт белән Шура арасы…

      Язлар җитсә, күңел алгысына –

      Кайтасы иде, тизрәк кайтасы…

      ............................................

      Ашыт белән Шура арасы –

      Артта Дөбъяз, Бәрәзә, Әтнәләр каласы.

      Юл читендә сары чәчәк –

      Беренче сәламләүчем.

      Зират өстендә ләкләк талпына –

      Кайтучылар без генә түгел.

      Сагындыра туган як, сагындыра.

«Шагыйрь булмасак та»

Без – җир балалары

      «Нива»да иртәнге балыктан авылга элдертәм. Әбиләрне урманга җиләккә алып төшәрмен дигән идем – вәгъдәдә торырга кирәк. Ашыгам. Җае чыккан саен борылышларны кыскартам, тизлекне басмаска тырышам.

      Менә янә бер әмәл – узган көз бу басу кысыр калып, берничә тапкыр аның аша турыдан гына элдерткән идем; быелгы кыргый үлән шактый күтәрелсә дә, узган елгы эз шәйләнә. Бөтенләй дә сука тимәгән коп-коры басу.

      Чү, бас тормозга: басуның чите төп юлдан унбиш-егерме метр гына булса да сөрелгән бит, чәчелгән дә түгелме әле – сыек кына яшькелт эз сузылган. Һич кенә дә күңел тартмаса да, бернишләр хәл юк, газга басып, сөрелгән басуны үтәргә мәҗбүр СКАЧАТЬ