Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп - Ильдар Низамов страница 11

СКАЧАТЬ кем көткән икән: таныш сукмак. Исәнме, кадерлем! Мин тагын синдә басып торам. Дулкынланудандыр, ахры, йөрәк сәер генә кысылып куя. Ул кабалана, ул алга әйди…

      Калада укыган вакытларда да туган авылыма шулай очына-очына кайта идем. Көтү артыннан тузан басылып, урамнарга төнге тынлык утыргач, дулкынлануымны хәтта үземнән дә яшерергә тырышып, авыз эченнән генә сызгыра-сызгыра, шушы сукмакка чыга идем. Шунда инде дөньяда миннән дә бәхетле, миннән дә бай хисле һәм хыялый кеше булды микән. Шатлыктан, рәхәтлектән күзгә яшь тыгыла. Аңа ирек бирмәс өчен, тиз-тиз генә атлап китәм. Тизрәк, тизрәк! Ул да мине сабырсызланып көтәдер.

      Үзем ашыгып атлыйм, үзем ике якта үсеп утырган әремнәрне сыйпап барам, ак чәчәкле бәрәңгеләрне карашым белән иркәлим.

      Сукмак тау астына, чылтырап аккан кечкенә генә инеш буендагы куе тал куаклары янына төшә. Тып-тын. Караңгы тирәкләр яшь куакларны да, шушы серле тынлыкны да саклаган кебек, куе яфраклы озын ботакларын аска сузып, тын гына утыралар. Аларның мондый караңгылыгына ризасызлык белдергәндәй, авылның теге очыннан тулы ай калкып чыга. Аның якты юлы, як-якка чәчрәгән аккургаш кебек, инеш суында елтырый башлый. Шунда ук, яңа гына кипкән сары идәнне искә төшереп, инеш аркылы салынган басма да агарып күренә.

      Инешнең теге ягында кечкенә генә печәнлек – Фәйзи бабайларның бакча башы. Үлән өстендә, өрсәң очып китәрдәй генә булып, аксыл томан йөзә. Ул өскә дә күтәрелми, аска да төшми, нәкъ үлән башларында гына эленеп тора, әйтерсең чәчәкләрнең, яфракларның һәркайсына тамчы-тамчы чык өләшеп йөри.

      Мин ашыгам. Бик ашыгам. Шулай да боларның барысын да карарга өлгерәм. Күңел күзе дигәннәре шулдыр инде. Бөтен күңелем белән күрәм, тәнем белән тоям бугай аларны.

      Кечкенә генә тауга күтәрелү белән, аргы як урамга чыга торган тыкрык башлана. Сукмак йомшак чирәм белән капланган. Гомер-гомергә кеше, мал-туар таптаса да, бу яшел хәтфә мәңге корымый, арыган аякларга хәл кертә торган шифалы келәм булып кала бирә. Менә шул сихәтле келәм мине урамга хәтле озатып куя.

      Бер генә тынга тукталып калам. Йөрәк дөп-дөп тибә. Әнә инде ул мин талпынып кайткан, төшләргә кереп йөдәткән таныш йорт! Сагынып кайткан кешемә күп булса йөз адым. Шуңа ашыгам…

      Менә бүген дә минем күз алдыма инде күптән үткән шул минутлар килеп баса. Үзем шул таныш сукмагымнан атлыйм, үзем әкият дөньясына кергәндәй үзгәрә барам. Гади күзләр күрмәс нәрсәләрне күрәм, гади кеше ишетмәс тавышларны ишетә башлыйм. Кем инде, исе китеп, әче әремне иснәп барсын ди. Мин исним һәм аннан ләззәт табам. Кем инде ике якта агарып утырган бәрәңге чәчәкләрен күктәге йолдызларга охшатсын ди. Мин охшатам һәм, сәламләп, үзләренә күз кысам.

      Җай гына атлыйм, ә йөрәгем яшь вакытлардагы кебек һаман ашкына. Шулай да күңел күзем белән барысын да күрәм, барысын да ишетәм. Менә тау асты. Шул ук карт тирәкләр, иркәләп сәламләгәндәй, озын ботакларын аска сузып утыралар. Шул ук сары басма һәм аның теге башында Фәйзи бабайның бәрәңге бакчасы. Томан да һаман төшеп, чәчәкләргә чык тамчылары өләшеп йөри, шифалы хәтфә дә элеккечә йомшак икән. Әле СКАЧАТЬ