Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп - Ильдар Низамов страница 13

СКАЧАТЬ да бу, кинәт туктап: «Их, туган, утыз биш ел авылда, туган илдә булган юк, кайтып, бер суык бәрәңге генә ашар идем», – дия иде. Теләгенә ирешә алмады. Сугыш башланды. Алар забойда чакта немец җәлладлары шахтаны шартлаткан…

      Табигать тә әниебез

      Һаваларда торна тавышлары,

      Ишетелә канат кагышлары.

      Кошларда да кеше язмышлары –

      Чит җирләрдән кайтып барышлары.

Марсель Галиев

Шөкер, без дивана түгел

      Үзебезнең инеш буйларына, басу-болыннарга, әрәмә-урманнарга сокланган, баш игән чаклар булды.

      Чит җирләрдәге елга, күлләргә, сопка, урманнарга сокланып, телсез торган чаклар да булды.

      Ниһаять, алдыбызда – диңгез. Табигатьнең тагын бер могҗизасы. Беренче күрүгә үк күңел тибрәнде, тирән итеп сулыш алынды. Тәннең һәр күзәнәге табигатьнең бу яңа бөеклегенә сокланып, аның көчен, мәгърурлыгын тоеп сулкылдый кебек иде. Бу минутта анда табигатькә хөрмәт, аңа баш ию, шул ук вакытта аның белән менә шушылай бергә булганга, бергә сулаганга горурлану хисе дә бар.

      Табигать бөек! Кешедә, минемчә, беркайчан да аны җиңәргә, аннан бөегрәк булырга ихластан теләү хисе тумагандыр. Табигатьтән өстен булырга өндәү үзе (андый хәлләр дә булгалады) гайре табигый хәлдер. Кешеләр мондый өндәүне беркайчан да кабул итмәгән, аны үтәргә беркайчан да омтылмаган.

      Чөнки кеше үзе табигать баласы бит. Кем инде үз анасы белән көрәшә, аны җиңәргә омтыла?! Дивана гына омтылса омтылыр. Адәм баласы үзен тудырган бөек могҗизага соклана, әлбәттә, аңардан бераз шүрли, шикләнә, иң мөһиме, аңарга иярергә, аңардан өйрәнергә, аның серләрен белергә тырыша.

      Әлбәттә, вакыт-вакыт кешенең әнисенә караганда матуррак, белдеклерәк, көчлерәк, абруйлырак буласы килә. Табигый теләк, хис. Үскәндә була торган хис.

      Тик бу җиңәргә омтылу хисе түгел.

Әрем гөл

      Гыйнвар. Тышта суык икәне тәрәзә аша да беленеп тора. Шәрә ботакларның ачы җилдән һәм салкыннан калтырануларына карыйсың да, үзеңә дә каз тәне йөгерә. Эшкә ашыгырга кирәк булса да, урамга чыгарга кыймыйча, тагын бер генә мәлгә тәрәзә янында тукталып торасың. Шунда карашың тәрәзә төбендәге гөлгә төшә. Кара әле син аны, кыш уртасында чәчәк атып утыра ласа!

      Нәфис кенә ап-ак таҗлар, бер чибәрнең чәчләре арасыннан тыйнак кына җемелдәп торган такыямыни, күңелне үзләренә җәлеп итеп, мөлаем елмаялар, шул елмаюлары белән гүя тыштагы суыкны үчеклиләр, сине дә, тәрәзә каршында калтыранган ботакларны да: «Бирешмәгез, дуслар, тиздән яз киләсен онытмагыз», – дип юаталар төсле.

      Шулвакыт, чыннан да, күз алдында бик күп чәчәк күренгәндәй, шәфкатьле кояш җылысы бөркелгәндәй була; тән үзеннән-үзе чирканудан туктый, усал җилнең шомлы улавы да ул кадәр үк рәхимсез тоелмый башлый. Кыюлыгың артып, урамга юнәләсең.

      Әмма күркәм гөл әле тиз генә күз алдыннан китми, матур хатирәләр уятып, күңелне җылыта-җылыта, сине озата бара. Бәләкәй генә шушы тереклек иясенең дә көч бирергә сәләтле булуына СКАЧАТЬ