Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп - Ильдар Низамов страница 15

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Бар әле бездә кешелеклелек. Бар әле бездә йомшакны, көчсезне жәлләү. Ярдәм кулы сузарга әзер тору бар әле!

Күрә алдым

      Табигатьнең күз ачып йомганчы үтеп китә торган мизгелләре була.

      Язгы чикләвек чукларының шундый нәфис, саф икәнен беренче тапкыр күрәм. Кайда йөргәнмен моңарчы! Җиңел сары чуклар. Кайберләре гәрәбә кебек куе сары. Әмма кояшта барысы да тере кебек яналар. Эчтән җылы бөркиләрдер кебек. Кояштан алган җылыны шулай нур итеп сибәрләр-сибәрләр дә үзләре эреп, бал тамчысы булып төшәрләр шикелле.

      Чыннан да, бал исе килә, ахрысы, әнә бал корты килеп җиткән. Быел чыккан беренче корттыр әле ул чынласаң.

      Бал корты кунганда да, күтәрелеп очып киткәндә дә, чук өстенә бик сизгер караш кына тоярлык алтын тузан күтәрелде һәм сизелер-сизелмәс болыт башка чуклар өстенә очып китте. Шөкер, быел чикләвек күп булыр!

      Икенче көнне алтын чуклар искә төшеп, магнит кебек, аларга тартылдым. Килсәм, күзләремә ышанмый тордым: соргылт алкалар гына асылынып тора.

      Ярый әле табигатьнең серле бер мизгелен үз күзем белән күреп калганмын дигән сөенеч кенә юатты.

Чык бөртеге

      Иртәнге кояшның беренче нурлары төшкәч, моңарчы сүрән генә утырган үләннең тонык яшькелт яфраклары кинәт җанланып китте. Аларның өсләрендә, күз явын алырдай булып, эре-эре энҗе бөртекләре җемелди башлады. Бик тә саф, сокланырлык нәфис иде алар. Чык бөртекләре түгелдер, күктәге кояш ваклангандыр да, бихисап нур булып, яфраклар өстенә сибелгәндер дип уйларлык иде.

      Әмма җанга рәхәт бирүче бу күренеш ничек пәйда булса, шулай тиз генә югалды да. Кояш көчлерәк кыздыра башлагач, энҗе тамчыларының авырраклары суга сусаган үләнгә ширбәт булып аска тәгәрәде, җиңелрәкләре исә, парга әверелеп, «иртәгә дә менә шушылай балкып алырбыз, барыгызга да сөенеч китерербез» дигәндәй, һавага ашты. Сафлык, нәфислек билгесе булып яшәгән тамчыларның үлеме дә тыйнак һәм матур иде.

      Ләкин көннәрдән бер көнне яфрак өстенә төшкән тамчыларның берсе дөньядан алай тиз генә китәргә теләмәде, һаман да шулай ялтырап ятасы, үләннәрнең, агачларның, кешеләрнең соклануыннан тәм табып хозурланасы, иркәләнәсе килде. Бик ярата иде ул үзен, хәтта кояш та аның белән горурланадыр, аннан үзенә нурлар аладыр кебек тоела иде.

      Тик ут шарының бәләкәй иркәнчеккә әллә ни исе китмәде, кыздырганнан-кыздыра бирде. Аның эсселегенә түзә алмыйча, тамчы, акрын гына шуышып, яфракның сабак белән тоташкан урынындагы кечкенә чокырга төшеп ятты. Шунда ук ул, яфрак күләгәсенә эләгеп, ялтыраудан да туктады, бөтенләй күренмәс булды. Шуңа күрәдер инде көн яктысыннан кача-кача адашып йөргән сукыр черки, абайламыйча калып, аның өстенә егылып төште һәм, энә күзе кадәрле генә гәүдәсе белән чәбәләнеп, тамчы суын болгатырга кереште. Бераздан аның янына икенчесе дә өстәлде. Тамчы суы күбекләнә башлады.

      …Үлән сабагындагы күбекле лайлага – «пәри төкереге»нә күзең төшеп, кайвакыт җирәнеп куясың, ирексездән кулыңны тартып аласың. Аның урынында элек мөлаем чык бөртеге булган дип кем СКАЧАТЬ