Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь - Фарзана Акбулатова страница 32

СКАЧАТЬ торган кешенең бу тирәдә урык-сурык сугылып китүче Семёнов икәнен таныды. Эчкә җылылык үтсә дә, барыбер ниндидер шик калды. Дистә чамасы коралланган кеше ияртеп, нишләп килеп чыкты икән бу якка? Шәйморат та, аның иптәшләре дә юк чак бит әле…

      Ул да булмый, авызы колагына җиткән Татьяна өстән дөбер-шатыр килеп төште. Бер кулында – биштәр, икенчесендә – винтовка. Монысы ничек була икән?

      – Хушлашабыз, кадерлем! – Таня бер кулын югары күтәрде. – Барышня, Питер большевикларының кайнар сәламен онытма! Мине иптәшләрем көтә! Озын юл көтә!

      – Юл?!

      – Без, бер төркем доброволецлар, Себерне ак гвардия интервентларыннан азат итәргә китәбез! Моннан соң да тукталмаячакбыз! Бәлки, Америкага барып җитәрбез. Ләкин бөтен дөнья пролетарийлары тантанасын күрмичә тукталмаячакбыз. Перманент революция – менә шул безнең максат!

      Таня винтовкасын үпте дә чыгарга юнәлде.

      – Тукта! – Фәйрүзә Таняның артыннан иярде. – Шәйморатны?..

      – Үзе сайласын – йә сөрсегән авыл, йә безнең арттан – Себергә. Тик шуны бел: бөтен дөнья пролетарийлары революциясе җиңәчәк!

      – Шәйморат белән хушлашмый да китеп барсаң үкенерсең бит!

      – Беләсеңме мин нәрсә өчен үкенәм, барышня? Шушы төпкелдә череп ятканым өчен! Ничего, бу ерунда! Ул хатаны төзәтеп була! Тагы да менә нәрсәгә үкенәм: иртәрәк туып, француз революциясендә катнаша алмаганым өчен! Немец пролетариаты белән маёвкаларда катнаша алмаганым өчен! Аның каравы бөтен революцион гомерем алда! Мин, Африкага барып җитеп, надан негр крәстиәнен бөек идея белән рухландырачагыма, аларда революцион аң уята алачагыма ышанам! Менә минем киләчәгем. Минем стихиям! Ә тыныч тормыш төзим дигән акыллы сылтау табып, мещанлыкка батканнардан җирәнәм! Шуны да онытма: синнән дә шәп революционер чыгар иде. Уйла, барышня. Әле соң түгел…

      Семёнов атыннан төште. Татьяна Дубинина белән кочаклашып үбештеләр. Татьяна да атына атланды. Кызылармеецларның бәләкәй генә отряды «Интернационал»ны җырлап авылдан чыгып китте.

      Шәйморат гадәтенчә кич соң гына кайтты. Фәйрүзә яңалыкны әйтер өчен каршы чыкты.

      – Таня китте.

      – Китте? Кая китте?

      Фәйрүзә аңлаткач, егетнең күзе маңгаена менде. Тыңлап бетергәннән соң, бернәрсә дә эндәшмәде. Уйланып басып торды, әкрен генә икенче катка күтәрелде. Ике-өч минут үттеме-юкмы, өстә нәрсәгәдер җенләнеп, дөбер-шатыр килергә кереште. Бу кыланышына шаккатып ни уйларга белми торганда, үзе дөбердәп килеп тә төште.

      – Шайтан алгыры!.. Ах, шайтан алгыры! Алып киткән бит, каһәрең! Күпме әйттем мин аңа, кеше әйберенә тимә дип!.. Күпме әйттем!

      – Нәрсәне алган?

      – Браунинг! Фронттагы каһарманлык өчен бирелде бит ул! Алай-болай гына түгел! Сорап карады, бирмәгән идем! Тәки алып киткән, шайтан алгыры! Шайтан гына алгыры!

      Шәйморат, сөйләнә-сөйләнә кызып, ишекле-түрле йөрергә тотынды. Аңа карап, Фәйрүзә тавыш-тынсыз гына көлде. Хәтта күзеннән яшь чыкты.

      Таня киткәнгә дә шактый вакыт узды. Шәйморат белән Әдһәм үз эшләренә чумды. Питер кызын СКАЧАТЬ