Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь - Фарзана Акбулатова страница 36

СКАЧАТЬ торырга кузгалгач, янә туктатты.

      – Тагы бернәрсәне оныта язганмын! Ә бит хәтерем әйбәт була торган иде! – Алпарский тумбочкадан ертылган «Коръән» китабын сөйрәп чыгарды. – Миңа бернәрсәне дә онытырга ярамый, бернәрсәне дә! Исегездәдер, Хафиз мулланы атарга дигәндә, шушы китабына ябышкан иде. Тартып алып та булмады. Ярый, аның шушылай ертык булуы әйбәт тә! Менә бу биткә Әүхәдиевнең фамилиясен языгыз. Төхвәтовның гәүдәсе янына ташларсыз!

      Теге ике кеше кабинеттан килеп чыккач, Әдһәм артларыннан ияреп китте. Башларын иебрәк нәрсә турындадыр пышылдап сөйләшәләр. Бер-берсенә карашып алулары буенча бик җитди фикер алышу бара. Шулай да бер-ике сүз колакка чалынмый калмады… «Шәйморат… краском… заговор…» Бу сүзләр аша да Шәйморат абыйсына хәвеф янаганын аңларга була. Димәк, канткомга аны бушка гына чакырмаганнардыр! Юк, Каплинский көтеп торыр, Әдһәм бүген үк абыйсын искәртергә тиеш! Аннан инде башка задание белән җәһәннәмнең үзенә үк җибәрсәләр дә үкенечле булмас. Егет атын куйган җиргә ашыкты. Тышка чыккач та, һаман теге ике адәмнән күзен алмады. Бу тирәдән тизрәк таярга иде. Кабаланган саен өзәңгене туры китерә алмый!

      Шул мәлдә үз уйларына чумган Алпарский тәрәзә каршысына килеп басты. Анда кем… Комиссар үз күзенә үзе ышанмагандай, тәрәзә пыяласына маңгаен терәде. Бу маңка малай нигә әле генә аннан чыккан чекистларга тасраеп калган? Тегеләре Әдһәмгә чак кына да игътибар итми. Башсызлар! Ышан инде шуларга! Әнә краскомның дусты хәтта атына менә алмый азаплана. Аңлашыла-а-а…

      Алпарский ялт итеп артына борылды, коридордагы сакчыларга кычкырды:

      – Әнә ул сыбайлыны4 кулга алырга! Төрмәгә!

      Берничә җайдак камауга алганда, Әдһәм әллә ни ерак китеп өлгермәгән иде.

      – Ух, бала-чага! – дип, ачулы мыгырдады комиссар. Бу сүзгә ул аерым мәгънә сала, чөнки Алпарский үзенең бала чагын хәтерләргә яратмый. Яшьтәшләре арасында көчсез булды. Әтисенең кешечә тормыш көтәргә, мал-туар асрарга хәле җитмәде. Теләге дә булмады шикелле. Һәрхәлдә, Илнур бүтәннәрдән күпкә начар яшәүләренә гарьләнә торган иде. Кием-салым җитешмәгәч, еш кына кеше искесен дә өстерәргә туры килде. Кая ул вакытта башкалар өстеннән хакимлек итү! Үзенә йомышчы булып күп йөгерергә туры килде. Хәллерәк малайлардан тукмак аз эләкмәде инде. Эчендә күпме ачу-үч йөртсә дә тышка чыгармады, үзе яхшы хәтерле булды, бернәрсәне дә онытмады. Җиңүләре, уңышлары хәтерле булуына гына бәйле. Гыйззәтулла байның улы Хөрмәтулладан тукмалгач, ничегрәк үч алган иде! Кинәнеч биргән тәүге үч кайтару! Агу табып, тегеләрнең Сорлан дигән усал, акыллы этенә ашатты. Аңа кадәр этне үзенә өйрәтте. Шул этне ахырдан күмешергә барды. Хәтта күзеннән яшь чыгарды бит әле. Күңеле эрегән Хөрмәтулла аны иң якын дусты дип атады… Әйе, әйе, бүтәннәрдән хәйләкәррәк, зирәгрәк иде шул Илнур! Дөрес, аны кайсыберәүләр соңрак «Хөрмәтулланың шымчысы» дип тә атады. Әйтә бирсеннәр! Аларның кем икәнен Илнур үзе дә яхшы белә. Атаган кешеләрнең исемнәрен онытмады! Совет власте урнаштырырга кайткач, «сыйнфый дошман» буларак, иң әүвәл шул кешеләр атылды. Гыйззәтулла СКАЧАТЬ



<p>4</p>

Сыбайлы – атлы, җайдак.