Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь - Фарзана Акбулатова страница 27

СКАЧАТЬ тавышында янау чагылгандай булды.

      – Әйе, бөек, чөнки ул – сәламәт халык.

      – Тәк-тәк… Башлагач әйтеп бетер инде… «Сәламәт» дигәнне ничек аңларга тиеш без? – Комиссар мәкерле елмайды.

      – Угрылык юк, чөнки ул сәламәт. Фахишәлек юк – сәламәт. Коллык юк, чөнки ул – сәламәт милләт. Гаилә иминлеге…

      – Җитте! Ә син ашаткан ятимнәр кем?!

      – Тере ятимнәр юк. Ә боларның әти-әнисе – сугыш корбаны. Йә авырып үлгәннәр. Ятимнәрне халкыбыз чыгарып ыргытмый, туганнары үзләренә ала, хәленнән килгәнче карый.

      – Сәламәт милләт булгач ни, шулай килеп чыга инде. – Алпарский мыскыллы көлемсерәде.

      – Халыкның рухы сәламәт булганда, аны берәү дә юкка чыгара алмый.

      Алпарскийның йөзе җимерелде. Кулы кобура тирәсендә йөри башлады.

      – Ә хәзер наганыгызны миңа төби аласыз, – диде Фәйрүзә тыныч тавыш белән.

      Алпарский ашыкмый гына кулын төшерде. Үзе сынаулы карашын һаман кыздан алмады.

      – Ачыктан-ачык үз карашын белдергәннәр куркыныч булмый ул! Үзең әйткән сәламәт рухны ныгытырга омтылгач, мин каршылык күрсәтә алмыйм, сеңелкәш. Иркенләп эшләр өчен нинди юллар барлыгын әйттем. Буржуаз искелекне ташларга тиешсең, югыйсә азагы аның бик үкенечле бетәчәк. Юк-юк, аңламаганга салышма, кирәкми. Туры җавап бирергә туры килер, йә…

      Шулчак ишек ачылып китте.

      – Иптәш Алпарский! Монда авыл ярлылары җыелып килде, сезне күреп калырга телиләр. Менә үзләрен чак тотып торам! – Шәйморатның көчле тавышы бөтен бүлмәне тутырды. Ул арада теге ике ятим кыз да Фәйрүзәгә килеп ябышты.

      – Җыелалар дисең инде! Совет власте белән кызыксыналармы? Менә шулай ул! – Алпарскийның кәефе күтәрелеп китте. – Халык белән һичшиксез очрашырга кирәк! Әйдә, алайса, бәләкәй генә митинг оештырып алыйк. – Ул Фәйрүзә ягына карап алды. – Мин әйткәннәрне онытма!

      Алпарскийны озатып чыкканда, Шәйморат Фәйрүзәдән борчулы, хәсрәтле карашын яшерә алмады. «Ничек кайгыртучан карап алды, – дип уйлады Фәйрүзә. – Мин үземне якларга өйрәнгәнмен инде». Шулай да күңелне биләп алган хәвеф тойгысы бу юлы һич кимемәде.

      Кантонга кире кайтышлый Алпарский шушылай дип уйлады: «Фәйрүзә соң ничек усал карый. Һушны алырлык матур күзле. Ә ул басып торулары… Урманда йөргән Касыйм бандит өйләнәм дип юкка гына үз үлеменә ашыкмаган икән! Тотып булмас башкисәр иде бит! Шайтан алгыры… Шайтан алгыры, тутырып-тутырып карап алулары!»

      Алпарский киткәннән соң, Шәйморат белән Әдһәм озак кына тышта басып тордылар. Берзаман Әдһәм, иңбашларын селкетеп, тавыш-тынсыз гына көләргә керешмәсенме!

      – Нинди кызык таптың? – Шәйморат тәмам аптырады. – Көләрлек итмәде ләбаса!

      – Үзең уйлап кара, Шәйморат агай, тиздән сине өйләндереп куячаклар. Менә нинди җаваплы бурыч! Ярар. Улларың сиңа охшап үсәр, ә кызлар булса? Әниләренә охшарлармы? – Әдһәм хәйләкәр елмайды. – Әниләре сыман мунча ишегеннән күкрәк киереп басып чакыра башласалармы: «Кадерлем, СКАЧАТЬ