Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь - Фарзана Акбулатова страница 28

СКАЧАТЬ өске катка менәргә ашыкмады. Астагы бүлмәләрне карап йөрде. Шуларның берсендә Фәйрүзәне күреп калды. Ул тәрәзә төбендәге гөлләргә су сибә иде. Егет бүлмәгә керде. Фәйрүзә бер генә күтәрелеп карады да эшен дәвам итте.

      – Синең өлкән әниең турында беләм. Ә бәләкәй әниең кая? Нишләп ул монда яшәми. Урта Азия, Төркия ягына чыгып киткән диючеләр бар…

      – Кем алай ди? – Фәйрүзә ышанмаган шикелле сорап куйды.

      – Алпарский үзе үк…

      – Менә ничек! Аның шулай уйлавы начар түгел! Ярар, сиңа дөресен әйтәм, Шәйморат агай. Бәләкәй әнием үзенең дүрт баласы белән монда – Башкортстанда! Тик ерактарак. Нишләп алар ата-баба җирен ташлап китәргә тиеш? Ансат!

      – Ни өчен авылдан киттеләр?

      – Мин җибәрдем. Үзем! Туганнарымның киләчәген уйладым. Фамилияләрен, аталарының исемен үзгәртергә туры килде, нихәл итәсең… Аның каравы киләчәктә хәвеф янамас. Балаларга бит яшәргә кирәк!

      – Ни өчен мондый кайгыртучанлык? – Шәйморат әле ишеткәннәреннән шаккаткан иде.

      – Тансыкбаевлар токымыннан исән калган иң өлкәне хәзер мин. Бәләкәч туганнар өчен җаваплылыкны берәү дә өстемнән алып ташламаган. Күрмисеңмени, хәтта бу гөлләр дә яклавыма мохтаҗ. Мин киткәч, алар да корыячак. Ә әлегә яшәтәсе килә!

      Аның бер гөл тирәсендә озаграк булышканын күреп, Шәйморат сорамыйча түзмәде:

      – Монысы нинди гөл соң?

      – Гөлҗимеш.

      – Ничек инде гөлҗимеш? Урман тулы гөлҗимеш! Өйдә үсә торганнары да бармыни?

      – Бәлки, гөлҗимеш тә түгелдер. Алып кайтканда, әтием шулай дигән иде инде… Ул кап-кара чәчәк ата.

      – Кап-кара?

      – Кояшта кызыл булып чагыла. Ә болай, чынлап та, кап-кара. Әтием аны өй артына утырткан иде. Бер ел үсте дә корды. Әтием вафатыннан соң шул урында бер төп үсеп чыкты. Казып алдым да өйгә утырттым. Ә ул үсте дә китте. Элеккечә эре кара чәчәк ата.

      – Мондый гөлҗимеш турында ишеткәнем юк иде.

      – Минем дә ишеткәнем юк иде.

      – Әтиегезнең ни өчен нәкъ аңа исе китте икән?

      Шәйморат гөлҗимешкә кулы белән кагылды. Шулчак янында торган Фәйрүзәнең хуш исен тойды. Хәтта башы әйләнеп китте.

      – Мин беләм нәрсә өчен икәнен, – дип, Шәйморат сокланулы карашын кызга төбәде. – Бу гөлҗимештә бал тәме бар.

      Карашлар очрашты. Бераз басып торганнан соң, Шәйморат кинәт борылды да башын иеп чыгып китте.

      Сәгыйть абый малаен алып килгәндә, Фәйрүзә каядыр китәргә йөри иде. Арбада яткан Расихны күтәреп өйгә алып кергәч, «лазаретка» дип почмактагы бүлмәгә күрсәтте. Өске киемен салып, малай янына килеп басты. Тәне кызу, ут шикелле яна.

      – Үлә инде, аңына килә алмый, – дип сыктады ата. – Ничәмә мәртәбә үтте бу кыргыны3, афәте… Юк, безне бөтенләйгә калдырып китми? Әйләнә дә килә…

      Фәйрүзә үзендә булган даруларга ябышты. Монда бернәрсә дә калмаган диярлек. Тимофеев хуторына барырга кирәк. Әтисенең белеше Степан фельдшерда һәрчак дару була. Кемне җибәрергә? Янда берәү дә юк лабаса! Таня өйдә! Аңа кушарга!

      – Таня! СКАЧАТЬ



<p>3</p>

Кыргын – үләт, эпидемия.