Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь - Фарзана Акбулатова страница 34

СКАЧАТЬ әфәндене син бит ашыктырып алып чыгып киттең, «ярлы-ябагай күрергә килгән», дип. Шундый куанып тышка атылды… Чынында, син аларны үзең җыеп алып килгәнсең.

      – Кем әйтте моны?

      – Әдһәм. Шуның өчен рәхмәт сиңа, Шәйморат агай. Тик… – Фәйрүзә идәнгә төбәлеп нәрсә турындадыр бик нык уйланды. Әйтергәме-юкмы, дип тә икеләнде бугай. Аннан соң, анык кына карарга килмичә, чыгар якка юнәлде.

      – Әйтеп бетер, сылу! Ни турында сорыйсың килә, мин җавап бирермен.

      Фәйрүзә, күзен зур ачып, аңа төбәлде.

      – Нишләп син безнең авылга марҗа белән килеп төштең? Нәрсә ул синең өчен гөнаһ?

      Мондый сорауны көтмәгән иде Шәйморат. Аңа бер сүз белән генә җавап биреп булмый лабаса! Төхвәтов тиз генә җавап бирмәгәч, кыз сүзен дәвам итте:

      – Минем аңым кабул итмәгән һәм мин аңлый алмаган гамәлләрең бар, әнә шулардан куркам.

      – Курыкма, тагы сора. Дөрес, сиңа җавап бирер өчен, бәлки, бөтен тормыш юлын сөйләргә кирәк булыр. Балачактан диярлек күн заводында эшләгәнемне әйткән идем берчак. Читкә җиңел тормыш эзләп чыгып китмәдем шул. Нужа йөртте мине, ятимлек. Менә шулай урыс арасында егет кырына кердем. Аннан – солдат тормышы, революция. Таня да шул заманда килеп керде тормышыма. Ярсу, гарасатлы заманда. Ләкин чынын әйтәм, мин мәхәббәтнең барлыгын белми идем. Һәм белмәс тә идем… Элегрәк, үсмер чакмы, канлы алышлар мәлендәме, сине бер генә мәртәбә күргән булсам, тау-таш актарыр, дөнья җимерер идем, әмма сине килеп тапкан булыр идем! Таняга да, башкасына да хәзер ачуым юк минем.

      – Ни өчен?..

      – Шушы урау бормалы юл, шушы язмыш мине Ырысбайга алып килгәне өчен. Башка тарафларга китеп адашмаганым өчен. Ырысбай мине дә үзгәртте. Әле генә «Ышанам сиңа, агай» дигән идең дә ул… Юк, барыбер ышанып бетмисең шул. Бермәл… Син мине аңларсың, чынлап та ышанырсың. Мин ул көнне көтәчәкмен. Үткәннәргә – салават. Ләкин сине рәнҗетмәс өчен, әйт, мин нәрсә эшләргә тиеш?

      Җавап урынына Фәйрүзә елмайды. Ә бит беренче күргән вакытларында ук Шәйморат аңа ошаган иде. Ырысбайдан күпме гаскәр, күпме яу үтте. Авыл таланды, яндырылды. Шәйморат үлем уты белән килмәде. Ярлыларга, ятимнәргә азмы-күпмедер ярдәм дә ителә башлады. Шәйморат авылда чакта монда бернинди дә басмачылар бәреп кермәс кебек. Шундый ышаныч ныгый… Әгәр дә Шәйморат китсә, власть монда үзенең яңа кешеләрен куячак. Аларның Шәйморат кебек булмасы билгеле. Шәйморат… Аның күңелен сугыш үтермәгән. Фәйрүзәнең шушы уйларын абыйлары белсә, нәрсә диярләр иде икән? Нәрсә дияр иде дәү әтисе? Аны иманлылар исәбенә кертер идеме?

      Соңгы вакытта Фәйрүзә Шәйморатның күзенә чалынмаска тырыша. Капма-каршылыклы уйлар чолганышында яши ул. Үткән белән бүгенге, киләчәк белән хәтер көрәшә төсле. Шәйморатның тәкъдимен кабул итсә, нинди киләчәк көтә аны? Бу фикердәшләре юлыннан, үз идеяләреннән баш тарту түгелме? Абыйлары, аның дуслары, иң мөһиме, Касыйм алып барган көрәшкә хыянәт булмасмы? Шәймораттан баш тартса, алда нинди язмыш көтә? Фәйрүзә күзен йома да күңеленә эндәшә: «Кайда яктылык, кайда яна өмет уты?»

      Шәйморат. Кыз сискәнеп күзен ача. Ул үзенең күптән бер куласа эчендә яшәгәнен белә. Шәйморат Фәйрүзәгә шуннан чыгу юлын күрсәткән сыман. Әллә бу СКАЧАТЬ