Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь - Фарзана Акбулатова страница 26

СКАЧАТЬ чыгарып бетерсен. Нәрсәләр эшлисен соңыннан Шәйморат үзе хәл итәр.

      – Яудаш, көрәштәш дус, – диде Алпарский, аңа якынрак килеп. – Һәр мәсьәлә буенча вакытында аңлашыйк, ярыймы? Мәрхүм старшинага властьның нәфрәте юк, чөнки ул да, бичәсе дә революция кайнап чыкканчы ук авырып үлеп калганнар. Исән булса, кем белә… Сүз уңаенда, аның икенче бичәсе кая?

      Бу сорау Шәйморатны аптырауга салды.

      – Икенчесе дә булганмыни?

      – Менә бит барысын да белеп бетермисең шул. Ә син ситуациягә хуҗа булырга тиешсең! Үзең авыз суын корытып мактаган теге ханым – өлкән бичәсенеке. Кече байбичәсе бөтен бала-чагасы белән былтырлары кинәт кенә юкка чыга. Чит ил буржуалары белән бәйләнешләре бар, имеш, дигән хәбәрләр дә йөри. Син мактаган… Йә, ярар, бетте… Монда яшәп яткан ханымның әтисе дә, дәү әтисе дә, хәтта каенатасы да – хаҗилар. Ә ике агасы!

      – Алары турында бөтенесе дә мәгълүм. Галимҗанны Смоленск полкы атып үтерә. Икенчесе исән калып, кызыллар ягына күчә. Сугышларда катнаша…

      – Әйе, кызыллар ягында һәлак булды Хәкимҗаны. Болар бөтенесе дә әлеге ханым файдасына. Ләкин безнең өчен иң мөһиме шунда – ул контрреволюционер Касыймның бичәсе! Ә ул бандит аклар белән дә, кызыллар белән дә кайнашып тик йөрде! Кушылмады берәүгә дә. «Без ак та түгел, кызыл да түгел. Без башкортлар», имеш. Син акларга маташкан ханымны да миңа күрергә туры киләчәк! Ярар, ияреп йөрмә! Үзем сөйләшә алмыйммыни мин?

      Илнур Алпарский Фәйрүзәне балалар укыткан бүлмәдә очратты. Әдһәм кызга кем килеп төшкәнен аңлаткан иде инде. Үзенә тишәрдәй итеп караган зур хуҗа алдында әллә ни каушавын белдермәде хуҗабикә. Ахыр, рәис урынбасары тирә-ягын сөзеп карап чыкты. Сәкедә икмәк ашап утырган ике кыз баланы күргәч сорамыйча булдыра алмады.

      – Болары кем була?

      – Ятимнәр, – диде хуҗабикә. – Алар хәзер авылда байтак. Кемнең әтисе, кемнең әнисе… Ә болары үксез. Бу йортта аларны куып чыгармыйлар.

      «Һм-м», – дип куйды Алпарский. Шуннан балаларга чыгып торырга кушты.

      – Кайчак синең турында да канткомга җылы сүзләр килеп ишетелә, – дип башлады ул. – Бүтән төрлеләрен дә ишетәбез. Син Касыйм Йомаголовның хатыны бит әле. Шулай шул. Мин аның туган авылы Чуаркүлдә булганым бар. Тик шунысы гаҗәп: анда Касыймның хатынын хәтерләүче юк! Кайчан яшәп киткән, ни өчен белмиләр? Бик тә серле тарих. Бәлки, син аның хатыны да түгелдер? Дөнья, ни, имеш-мимеш белән дә тулы кайчак… Гайбәтчеләр һәрчак булачак!

      Фәйрүзә күзен зур ачкан килеш ревком рәисе урынбасарына карап тора бирде.

      – Әгәр дә аның хатыны түгел икәнсең, бу синең үзең өчен әйбәт! Партия агайларыңның каһарманлыгын хәтерли. Партия ул бөтенесен дә хәтерли! Бөтенесен дә белә. – Алпарский тавышын әкренәйтә төште. – Синең турыда «буржуа элементы яшь буынның аңын томалый» дигән шикаять килгәне булды. Без аңа игътибар итмәскә тырыштык. Ни өченме, чөнки син агайларыңның сеңлесе. Дөрес, без аларга тоттырган шикелле, сиңа да корал тоттыра алмыйбыз, ләкин СКАЧАТЬ