Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь - Фарзана Акбулатова страница 22

СКАЧАТЬ Яннан һич кенә дә, җибәрәсе килми бит, шайтан алгыры! Әнә кузгалды!

      – Иптәш… Ханым… Туганкай!..

      – Фәйрүзә минем исемем, агай.

      – Әллә син шәфкать туташы булып эшләдеңме? Кулың бик килешеп тора!

      Фәйрүзә әрнү катыш көлемсерәде.

      – Шәфкать туташы… Безнең авылдан кемнәр генә үтмәде инде… Ул кичергәннәрне!.. Агы, күге, яшеле, сорысы, төссезе… Сез каһәрләгән старшина өе күп мәртәбәләр госпиталь булды. Ярдәм иттек инде һәммәсенә дә… Коткарырга тырыштык, Ходай бәндәләре бит.

      Фәйрүзә, түр ягына барып, бер пакет алып килде.

      – Иптәшегезнең гимнастёрка кесәсеннән чыкты.

      Шәйморат хатны алды да өскә менеп китте. Элеккеге дусты Илнур Алпарскийдан иде ул. Илнур кантон ревкомы әгъзасы итеп сайланган иде. Әле генә рәис урынбасары иткәннәр икән. Дусты өчен Шәйморат ихлас куанды. Шулай булмый тагын, аны революцион көрәш юлына Шәйморат алып килде ләбаса! Эндәшмәс, кешедән тартынган, үз эченә йомылган, кыюсыз гына бер егет иде. Ваемсыз кыяфәтле… Шушы еллар эчендә менә дигән революция солдатына әверелде. Беренче очрашканда, көрәшче чыгармы дип, шикләнебрәк караган иде. Юк. Тырыш булып чыкты, башлаганын ташламый. Бу – көрәшче өчен әйбәт сыйфат. Хәзер үк фикердәшенә, соратнигына җавап язып җибәрергә! Дуслык сугыш кырында гына түгел, тыныч тормыш төзегәндә дә кирәк. Алар дуслыгы сынау үткән. Берничә ел элек Илнур дусты аклар ягында хезмәт иткән, башкорт отрядына әсир төшкән иде. Аны һәлак булгандыр дип, күпчелек бәхилләшкән иде дә. Тик Шәйморат кына ышанмады. Эзенә барыбер төште. Бикле келәттән урлап алып чыкты! Ач, хәлсез, каты кыйналган Илнурны берничә чакрым өстерәргә туры килде. Менә соңыннан юллар аерылышты. Яугир дустының контрревкомда эшләвен яңарак кына белде әле. Шәйморат янә хатка иелде Алпарскийның уртада язганнары күңелгә ничектер ятып бетмәде. Өйрәткән сыман. Монысы инде артыграк. Тагы Рәсүл байның йортын тартып алырга, туган-тумачасы булса, тизрәк куып чыгарырга кушкан. «Кулак» дип мөһерләнгән берничә кешене язган, аларга аяусыз чара күрергә кушылган. Ярый, ничек булса да бөтенесен дә тәфсирләп җәһәт кенә җавап язарга. Уйланып утыра торгач, кулына алган каләмен кире сумкасына тыкты. Юк, җавап белән һич ашыгырга кирәкми. Иртәгәсе көн бар бит әле. Хатны ашыкмый гына беткәнче укырга кирәк.

      Соңгы юллары исә кәефне күтәргәндәй итте. Кемгә ошамасын инде мактау? «Эшне дәрт белән башлап җибәрдең, котлыйм. Син элек тә революциянең ярсу бер арысланы булдың. Партия нәкъ синең сымакларга таяна, синең кебекләр генә җиңү китерәчәк. Хәзер чын көрәш фронтта түгел, ә халык массалары арасында. Революцион аң, сизгерлек һәрчак юлдаш булсын, иптәш Төхвәтов!» Дусты, чынлап та, дөресне яза. Буржуа элементлар, кулакларга йомшаклык күрсәтергә ярамый. Югыйсә Шәйморат үзе дә хисләнеп, йомшара язып куйды. Төзәлер. Тагы нәрсә? Ә-ә! Бу як авыллар өен фельдшер сорарга кирәк.

      Совет эшен җанландыру максатында, Шәйморат кантондан килгән ике иптәшне, авыл активистларын алып, күрше авылларга да барып кайтты. Рәис урынбасарына җавап язганга тикле, йорт хуҗабикәсен чыгарып җибәрергә туры килер. СКАЧАТЬ