Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь - Фарзана Акбулатова страница 20

СКАЧАТЬ килеп басты. Арба шыгырдаган тавыш ишетелде. Йортка җигүле ат килеп туктады. Кичәге шәлен бөркәнгән хуҗабикә утыра. Таня Шәйморатка килеп сарылды. Егет аны ачу белән этеп җибәрде.

      – Бар, ашыңны чыгарып түк!

      Таня төшеп киткән уңайга үзе дә аска юнәлде. Кемдер аларга ашарга хәстәрләргә тиештер бит. Ишегалдында Таняның яңгыравык тавышын ишеткәч, чоланда туктап калды.

      – О, гражданка! Без сине бу тирәдән бөтенләй качып киткәндер дигән идек!

      – Мин атам салган йортта яшим. Ата-бабам вата- нында.

      «Вәт явыз, теле әче икән! Менә шундый була инде коткычы-котыртучылар». Шәйморат нәкъ шушы төбәкне буржуаз милләтчеләр оясы дип искәрткәннәрен исенә төшерде. «Тагы нәрсә ычкындырыр икән бу контра бичәсе?» Ул кызыксынуын җиңә алмый чоланга чыкты.

      – Телеңә салышма! Монда хәзер бүтәннәр власте, хатаң бик кыйммәткә төшүе ихтимал! – Таняның тавышы ачулы яңгырады. – Мин сафсата сатарга җыенмыйм. Без ачбыз! Власть ашарга таләп итә!

      – Бер мосафирга ашарга табылыр. Барыбер монда озакка калучылар юк.

      Шундый тыныч, тонык, бәрхет тавыш белән җавап кайтара. Шәйморат аптырап баш чайкап куйды. Кайсыдыр бер сыйфаты белән ошап та китте. Тик Таняга гына нәкъ киресенчә тәэсир итте. Тавышы ярсыганнан-ярсый. Аның саруын ярыйсы гына кайнатты шикелле хуҗа- бикә.

      – Ничек инде озак тормыйм? Бу нәрсә, янаумы? Безнең власть мәңгегә килде, шуны исеңдә тот, иптәш! Мине, Татьяна Дубининаны, исеңнән ялгыш та чыгара күрмә, чөнки партия мине үзе сайлап җибәрде! Партия!

      Җавап ишетелмәде. Шул ук минутта Татьяна йөгереп килеп керде. Ул баскычта торган Шәйморатны күреп, йодрыгын төйнәгән килеш кычкырып җибәрде:

      – Партия әгъзасын мыскыл итә, контра! Давай монда винтовканы. Менә шушындый җаһил халыкка без йомшаклык күрсәтергә тиешме, ә?

      Краском аны тотып алды да югарыга өстерәде.

      – Тынычлан! Башкорт авылына үз теләгең белән килдең. Интернациональ бурычыңны хәзер шулай үтисеңме? Кемнәр белән эш иткәнеңне әзрәк аңла! Иртәгә үк безнең арттан киләчәкләр. Бу сугыш кыры түгел! Һәрбер өй буйлап авыл бичәләре белән бәхәсләшү җитмиме әллә сиңа?

      – Юк, үзең уйлап кара! Ата-баба җире, имеш. Завод-фабрика – эшчеләргә, җир – крәстиәннәргә! Бу җир – Советныкы: Ә барышня безнең бөек максатны…

      – Җитте! Мин үзем беләм нәрсә эшләргә!

      Алар, ачулы карашларын бер-береннән алмыйча, байтак кына басып тордылар. Шулчак ишек шакыдылар. Шәйморат сискәнеп, ялт итеп ишек ягына карады. Каршысында нур сипкән яшькелт күзле бер сылу басып тора иде. Юк, күзен яшел дип тә, күк дип тә әйтеп булмый. Ә менә анда нур уйнап торуы…

      Кыз алар алдына тулы поднос куйды.

      – Үрелегез, кунаклар.

      Нәрсәдер дип җавап бирергә кирәк, эндәшми калу ярамый лабаса! Шәйморат тамак кырды:

      – Рәхмәт. Шат күренәсең, йөзеңә чыккан.

      – Шатмын шул. Җиңгәмнең улы туды бит. Барып күреп килдем. Адәм баласы чебен сыман кырылган заманда да СКАЧАТЬ