Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь - Фарзана Акбулатова страница 19

СКАЧАТЬ олы көч икәнне күрсәтергә тиешбез. Инде ныгыганыбызны, тиз генә китәргә җыенмаганыбызны күрсеннәр, инансыннар. Кызыл флагны тотып, Ырысбай буйлап узабыз, күрше Солтантимергә тиклем барып җитәргә тиешбез. Андагы активистларны да күрергә кирәк. Кая байрагыгыз?

      Алар урыннарыннан кузгалды. Башкортча сөйләшүне әллә ни аңламаган Таня да кушылып торып басты.

      – Син кал!

      – Сәяси хата ясыйсың, командир! Пролетариат белән крәстиән һәрчак бергә.

      – Таня, тын, дим! Бу башкорт авылы икәнен онытма. Синең кебек марҗаны беренче мәртәбә күрүләре. Алар моны хупламый.

      – Өйрәтербез, алар безнең кул астында! Интернационализм шуннан башлана.

      Авылларга бергә чыгудан башка чара калмады.

      Шәйморатның кәефе яхшырып кайтты. Элекке болганышлы заманнар артта калып бара бугай. Йөзләрдә битарафлык бар барлыкка, ләкин нәфрәт, күралмаучанлык әллә ни чагылмады шикелле.

      – Менә шулай, Таня! Кешеләр яңа власть белән кызыксына башлады. Аларны агы-кызылы бердәй ялкыткан!

      – Син нигә контра сүзен сөйлисең? Нәрсә анархист ягың тарта башладымы?

      Таня атын шпорлады да алга чабып китте. Шәйморат йортка килеп кергәндә, ул тавыкларга җим сибеп тора иде. Шул арада берсен эләктереп алды, Шәйморат авызын ачканчы, бүкәнгә салып башын чабып өзде.

      – Нәрсә эшлисең, ахмак!

      – Хәзер аш пешерәм. Нигә ул тиклем ярсыйсың?

      Шәйморат җавап кайтармады. Өйгә кереп китте. Үзе эчтән генә: «Хатын-кыздан түгел, шайтаннан тугандыр», – дип уйлады. Балта белән чабылган тавыкка бер генә күз салды да урамга таба атлады. Халыкны җыеп сөйләшергә кирәк. Түзмәде, Сәгыйть ярлының өен эзләп китте. Власть әһелен үз йортында күргән Сәгыйть каушап төште. Шәйморат төп сүзгә күчте.

      – Безгә аңлату эшен җайга саласы бар. Үзебезнең идеяләрне ярлы халык массасына партия таләп иткән кимәлдә сеңдерә алмыйбыз. Тимерне кызуында сугарга кирәк икәнен кайчан бөтенләй онытабыз, Сәгыйть иптәш.

      – Агарту эше алып барыла ул, командир. Безнең мөгаллимәбез шәп бит. Ырымбурда укыган кеше ул. Абруе зур, халык бик хөрмәт итә.

      – Андыйларның булуы бигрәк яхшы.

      – Әйе-әйе, ипле, үзе бик акыллы. Син әйткәнчә, нәкъ шул идея дигәннәрне сеңдергәнче әйтә дә куя.

      – Тәк-тәк. – Шәйморат кызыксына төште. – Мин аны күрергә тиеш. Кай тирәдә яши?

      Сәгыйть, күзен челт-челт йомып, аңа аптырап карады. Шуннан, гаепле кешедәй, сөзеп карап, ашыкмый гына җавап кайтарды.

      – Соң… Ни бит әле… Ни дип, әнә шул сез, власть кешеләре кергән йортның хуҗабикәсе инде…

      Бу юлы Шәйморат телсез калды. Менә шундый кешеләр авылның аңлы активистлары була инде! Алай булгач, кызын гына түгел, заманында старшинасын да бик хөрмәтләгәннәрдер болар! Тел төбендә шул ята лабаса? Ә сыйнфый сизгерлекнең, сәяси аңның бер тамчысы да юк.

      – Күрдем мин аны кичә. – Шәйморат мыскыллы көлемсерәде. – Шәленә уранган бер бөкре ханым.

      – Мөгаллимә су сөлеге кебек… Фәрештә күңелле…

      – Отставить СКАЧАТЬ