Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 4

СКАЧАТЬ да түгел, итәгенә ут капкандай, әни өйгә кереп китә. Күп тә үтми, бер кочак коры утын күтәргән әти дә аның артыннан юнәлә. Күңелгә рәхәтлек иңә, әмма шул рәхәтлектә ниндидер моң да бар. Әйтеп, аңлатып бирүе мөмкин булмаган бер моң…

      Ә ишегалдын тутырып тавык-чебеш кайнаша, алар өчен яшел кычытканнан да тәмлерәк әйбер юк диярсең. Йөгерә тавык, йөгерә чебеш, йөгерә каз… Олыгаеп беткән әти дә, әни дә йөгерә. Әле келәттән чыгалар, әле бакчадан, әле кар базыннан. Инде бер яшь әтәчне дә тотарга өлгергәннәр. Ишегалдын ду китереп, ак маңгайлы бозау уйнаклап ала. Аннан курыккан кош-корт, су чәчрәгәндәй, читкә сибелә.

      Ул арада чәй дә кайнап чыга. Табын янына утырасың, табыннан җылылык, нур бөркелә. Каян килә ул нур, ул җылылык? Кояшлы тәрәзәләрдәнме? Тәрәзә төбендәге гөлләрдәнме? Әллә инде пар бөркеп утырган самавырданмы? Белмәссең… Ә күңелдә әнә шул җылылыгы, нуры белән бергә моң да бар. Әйтү, аңлату мөмкин булмаган моң газаплый. Шуны куарга, онытырга теләгәндәй, сүз башлыйм:

      – Һаман дөнья куасыз инде, ә?

      – Юк шул, улым, дөнья безне куа башлады инде.

      Әтинең җавабы әзер булган, ахры, ул моны шундук әйтеп ташлады. Әйтеп ташлады… Мин аңламаганга сабыштым.

      – Кош-корт, мал-туар асрыйсыз һаман дип әйтүем.

      – Әниең бит әнә…

      Беләм, әнидән сорасаң, ул әтигә күрсәтәчәк. Ләкин икесе дә абзар-кураларның буш торуы белән килешә алмыйлар. Кетәклекләр ялгыз калса, каз ояларының кирәге бетсә, таң атканда, сыер мөгрәп, әтәч кычкырмаса, аларга нидер җитмәячәк. Нидер җитмәячәк…

      Шундук өстәл тартмасыннан хатлар алып, илнең алты тарафыннан килгән хәбәрләр, яңалыклар сөйли башлыйлар. Берсен берсе бүлдереп, сөенешеп, яңа бер дәрт белән… Аннан бераз тынлык урнаша һәм, теләр-теләмәс кенә дигәндәй, әти көрсенеп куя.

      – Безгә шул хатлар инде…

      – Бөтенләй таралышып беттегез шул… – дип, аңа әни дә кушыла. – Әле яңа гына өй тутырып, шау-гөр килеп йөргән кебек иде.

      – Таралыштык шул… – дип килешүдән башка чарам юк. – Тик әлегә берсенең дә борчу китергәне юк бит.

      – Шулаен-шулай, улым, – ди әти, – барыгыз да укыдыгыз, эшегез дә ярарлыктыр… Тик без генә менә…

      – Соң, әти, нишлисең, язмыштыр инде…

      – Язмыш дип, улым, рәнҗеми дә булмый, алты малай үстереп, төп йортта калырга бер улың да булмагач…

      – Үзегез ич, әти, балачактан «укыгыз, укыгыз» дип үстердегез.

      – Дидек тә бит, укып кеше булсыннар, дип үстерәсең инде аны.

      – Соң, кеше булмадыкмыни, әлегә йөзгә кызыллык китергән булмады бит?

      – Китермәдегез дә… Әнә күрше Гайнулла ике малай үстерде, икесе дә авылда. Көн җитте исә, капка төпләренә берсе машина, икенчесе трактор белән килә дә туктый. Балкып торган киленнәре, өй тулы бала-чага…

      – Без дә кайтабыз бит, Сабантуйлары җиткәч, өйдә баш төртерлек урын калмый.

      Бер читтә СКАЧАТЬ