Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 3

СКАЧАТЬ кадәр эшләгән директорлар турында мәгълүмат язылган унике битле дәфтәрнең унберенче битенә үзен теркәп куя, ә соңгы битне ертып ала. Әмма бу вакытта арткы рәттә утырган бер егет унике битле юка дәфтәргә нидер яза башлаган була… Шул рәвешле, әлеге бюрократик системаның кабатланып торуы турында нәтиҗә ясала. Ә инде «Карак» хикәясендә үзләрен җирнең кендеге дип санаган банк хуҗасы, министр, генерал һәм депутатның кешелексез йөзләре ачыла. Үзе белән таныш булган өчен генә зур дәрәҗәгә ирешкән әлеге бәндәләр «халык ни дә, сарык көтүе ни, аермасы калмады» дип сөйләргә дә оялмыйлар. Аларга капма-каршы рәвештә музыкант һәм җырчы Ирфан сурәтләнә. Һәртөрле кимсетелүгә халык җыры белән җавап биргән «карак» кушаматлы Ирфан беренче карашка шулай ук акчага сатылган кебек тоелса да, аның чын караклардан бер башка өстен торуы ачыла. Әлеге квартет башкарган «караклар маршы» үз-үзләренә бирелгән бәя булып тора.

      Р. Мөхәммәдиевнең бер төркем хикәяләрендә тәнкыйди башлангыч өстенлек итә. Әдипнең андый әсәрләре йә совет чорын, йә «кыргый капитализм» алып килгән яшәү рәвешен фашлауны максат итә. «Җавап эзлим»дә хикәяләүче сөт-каймак алырга утыз җиде тиен акчасы җитмәгән элекке укытучысын танып ала. «Кайчандыр туган тел һәм әдәбият матурлыгын танырга ярдәм иткән апаны кем шундый хәлгә калдырган?» дигән сорау аның җанын телгәли. «Кыргый атауга сәяхәт» хикәясендә чечен афәтләрен кичеп кайткан Айрат һәм Сергей кебекләрнең туган җирләрендә беркемгә кирәк булмауларын ача автор. Намуслы рәвештә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаган егетләр шәһәр җитәкчеләре йөзендә чын «мафия» белән очраша һәм туганнарын, якын дусларын югалтып, ерак җирләргә качып китәргә мәҗбүрләр. Автор әлеге система шартларында илдә гаделлек булмаячагына кат-кат инандыра.

      Халыкта «ата – улны, ана кызны белми» дигән әйтем булып, ул яшәп килгән тәртипләр, гадәт-йолалар буталып бетүне аңлата. Яңа җәмгыять шартларында әхлакый кыйммәтләрнең алышынуы туганлык мөнәсәбәтләренең бозылуына китерә. Әдип «Бәлеш исе» хикәясендә ялагайлану, яхшатлы булып кылану өчен туганлык сыйфатын аяк астына салып таптаган Бәйрәмгали белән Миләүшә кебекләрне фаш итә һәм аларның эш-гамәлен ачу катыш әрнү белән сурәтли.

      Язучының бөтен иҗаты милләт гаме белән сугарылган. Милли яшәеш ул туган җир, аның кешеләре, әхлакый кыйммәтләр системасы, традицияләр дәвамчанлыгы аша туган телгә, халыкның җыр-моңына килеп тоташа. Әдип өчен милләтнең һәр кешесе кыйммәт, шуңа да ул туган телен онытып та үзен татар дип санаучыларны якын итә, аларга ярдәм кулы суза. «Мәҗит абыйдан сәлам…» хикәясендә Американың Нью-Йорк шәһәре читендә яшәүче Мәҗит Гаязетдин улының гыйбрәтле язмышын күз алдына бастыра. Туган җирдән еракта да телен-моңын саклап яшәгән, күңелендә милли хис йөрткән бу кешегә хөрмәте зур аның. Аңа милләтнең бер улы дип карап, үзара ярдәмләшү юлларын эзли. Ә инде «Ай былбылым»да татарча белүчеләрне генә татар дип санап, туган телен начар белүче яисә онытканнарны кире кагучы СКАЧАТЬ