Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев страница 19

СКАЧАТЬ йоккан, шуңа күрә дәрес вакытында сәгатен караган булып бер кашынып ала икән.

      Мәет тә мәет, Әркәшә дә мәет. Ябык муенын бөгеп, бераз шакмакка охшаган башын бик нык иеп акрын гына басты. Җиденче класстан килгән гадәт буенча, ачык китабын алдагы иптәшенең аркасына сөяп куйды да сөйләмәкче булды. Ләкин җөмләнең беренчесен һич кенә дә чыга алмады.

      – Ата кара тараканның кан әйләнеше… Кан әйләнеше… гаять… гаять…

      – Йә, йә, – ди укытучы, сәгатен озак итеп куенына сала-сала, – йә, шуннан…

      Әркәшәнең каушаудан борыны тыгылды.

      – Ата кара таракаттык… Кара ата таракаттык… гаять… гаять…

      Ах, бу «гаять»не! Ну язалар инде китап авторлары да, ач калгырлары!

      – Кара тараканның кан әйләнеше гаять… гаять…

      «Гаять» Әркәшә өчен капкын булып чыкты. Күпме генә тыпырчынмасын, ул аннан ычкына алмады. Биология укытучысы авызын зур итеп ачып күңелсез генә тагын бер иснәде дә Әркәшәгә «икеле» куйды.

      – Син, пнимаешь, оятсыз рәвештә хөкүмәтне таларга килгәнсең. Хөкүмәт сиңа көненә биш йөз грамм ипи бирә, ә син, пнимаешь, «икеле» аласың. Менә мин синең ипи карточкаңны тоттырып калдыртыйм әле, булгахтырга әйтеп… Ата кара тараканның кан әйләнешен белмәгән көе кая бармакчы буласың син, ә? Оятсыз син, пнимаешь, актык сүз шул сиңа… – дип сүгеп тә алды.

      Әркәшә, киселгән арыш башагыдай, партага ауды. Капланып ятты. Ипи карточкасы… Ник аңа тия бу завхоз, ә? Әркәшәләрнең өйдә сигез бала. Әтисе берүзе эшли. Колагы чукрак булу аркасында сугышка алмадылар. Башкаларга тигән льготалар аларга тими. Колхоздан аванска алган икмәк өстән чыгып бара. Семьяда иң олы бала булган Әркәшә авансны биология дәфтәренең соңгы битенә үзе язып бара. Менә дәфтәрнең ул бите әле дә ачык. «Колхоздан ашарга алынган. 1943 елда» дип язып та куелган. Әркәшә вак яза, пөхтә яза. Хәрефләрне авыштыруны бер дә яратмый, һәр хәрефен туры гына итеп утыртып куя. Үзе өчен язганда хәрефләрне ул тары бөртеге кадәр зурлыкта гына яза. Дәфтәр битеннән туп-туры бер багана төшеп киткән.

      12 кг арш

      8 кг арш

      12 кг арш

      14 кг арш

      Бу багана бик биек. Ләкин ни өчен «арыш» дигәндә бер хәрефне төшереп калдыра ул? Әркәшәне белмәссең, ул – йомык күңелле малай…

      Ата кара тараканның кан әйләнеше яңадан бөтен классның тамак төбенә төен булып утырды. Ну бу ата кара тараканны! Кансыз гына яшәсә булмаганмы соң аңа, кансыз бөҗәкләр бит әнә дачурта!

      Эһ иткән тавыш юк. Кабер тынлыгы. Завхоз сәгатен алырга куенына кереп бара. Чыннан да, сәгатьне бик озаклап ала. Әлтафи сүзе дөрес булыр. Ләкин бу хәл ата кара тараканнан коткармаячак. Кара таракан – котылгысыз. Тагын кем генә харап бу…

      – Абый, Исмәгыйль абый, – дип урыныннан торды Әлтафи кисәк кенә. – Безнең бит кичә бәрәңге җирендә чиләкләр калды.

      Класс өстеннән ниндидер җиңел һава дулкыны узды. Күзләр ниндидер өмет белән Әлтафига текәлде. Хәзер нәрсә дә булса булыр… Тик тараканнан СКАЧАТЬ