Название: Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1
Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-03755-6
isbn:
Әлеге зур фундаменталь хезмәтләр М. Мәһдиевне ХХ йөзнең беренче яртысы татар мәдәниятен колачлы, комплекслы өйрәнгән абруйлы галим, тырыш һәм киң карашлы тикшеренүче итеп танытты. Болардан тыш, галимнең халык җырлары, җыр жанры хакында фәнни эзләнүләре вакытлы матбугат битләрендә урын ала, бер өлеше китап булып басылып чыга15. Халык авыз иҗатын өйрәнүдә ул К. Насыйри, Г. Тукайлар башлаган эшне дәвам итүчеләрнең берсе була, халык әдәбиятын әсәрләренә этнографик материал буларак та, психологизм чарасы, кеше кичерешләрен бик үтемле аңлату, укучыга тәэсир итү өчен дә күпләп урнаштыра.
Публицист М. Мәһдиев әдәбият серләрен иҗаттан, аерым әсәрләрдән дә эзли, бу аның эшчәнлегендә бер тармак хасил итә. Кемнәр иҗаты гына эләкми аның каләменә: әдәбиятта беренче адымнарын ясаучы Г. Кашапов кебек яшьләр дә, халык күңелендә үз бәясен алган С. Хәким, М. Хөсәен, И. Салахов, С. Кудаш шикелле олы әдипләр дә. Әдәбиятка кагылышлы язмаларда ул «әдәбият – ирек эше, вөҗдан эше» дип кабатларга ярата, мәдәниятебез киләчәген миллилектә дип күрсәтә. Гомумән алганда, аның публицистикасында әдәбият һәм милләт сүзләре бер үремтәдә кулланыла.
Әдәбиятка, мәдәнияткә, милли мәсьәләләргә кагылышлы язмаларда М. Мәһдиевнең битараф булмау сыйфаты калку күренә. Бигрәк тә язма сүзгә ирек бирелгән 1980–1990 еллар чигендә аның татар дөньясының күп якларын, милләт тормышының күп проблемаларын яктырткан, әдәбияты язмышы хакында уйланып, борчылып-ачынып язылган күләмле мәкаләләре дөнья күрә. Ул болар хакында сөйләшүгә башка татар язучыларын да тартырга, әдәбиятны торгынлыктан чыгару юлларын бергәләп эзләргә өнди. Шушы максат белән язучылар съезды, үзе билгеләгәнчә, беренче «ирекле» съезд алдыннан каләмдәшләренә чакыру ташлый: «Соңгы елларда безнең матбугатта, әдәби процессның барышы турында сөйләшүдән бигрәк, шәхси мөнәсәбәтләрне ачыклау белән шөгыльләнү модага кереп китте» дип, съездда «бүгенге әдәби процесска анализ» ясарга өнди («Зур җыелыш алдыннан», Татарстан хәбәрләре, 1994, 28 май).
Күпсанлы язмаларында (мәсәлән, «Чистарыну, яки Шуңа омтылыш», Татарстан яшьләре, 1992, 21 гыйнвар), «Әхлаклы яңа мәгыйшәт кирәк», Татарстан яшьләре,1992, 14 март һ. б.) татар әдәбиятының торышын-хәлен хакыйкатьтән качу, курку, җәмгыятьтәге үзгәрешләрне күрергә теләмәү белән аңлата. Мәһдиев әдәбиятның киләчәген милләткә йөз белән борылуда күрә: үзе өйрәнгән гасыр башы зыялыларының фикерләренә әйләнеп кайта, шуларга таяна. «Ә соң милләт рухы, халык күңеле кайда? Милләт кайда? Болары юк. Бездә хәзер «милләт» дигән сүздән элеккегә караганда СКАЧАТЬ
15
Мәһдиев М., Яхин А. Халык иҗаты әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе. Мәкаль, табышмак, җырлар. – Казан : КДУ нәшр., 1982. – 112 б.