М. Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз язу стиле, укучы күңелен сихерли, үкенечле-моңсу бер моң булып җандагы яшерен дулкынга кагыла, аң төпкелендәге кеше үзе дә белмәгән хәтерне уята, мәҗүси бер дога рәвешендә яңгырый торган манерасы булган кебек, гыйльми хезмәтләрендә дә, публицистикасында да горурлану катыш үкенечле-моңсу интонация саклана. «Милләт, халыкны исә көрәшчеләр генә алга алып бара»16 дигән сүзләре исә галимнең үзенә, күпкырлы эшчәнлегенә, энциклопедик белеме-акылына, шәхси позициясенә бәя булып яңгырый. ХХ гасырның беренче чиреге татар мәдәниятенә кагылышлы материалларны, гарәп графикасында сакланган вакытлы матбугат язмаларын, архив документларын, истәлекләрне бер үремтәдә тикшергән М. Мәһдиев мирасы, гыйльми эшчәнлеге аның исемен халкыбызның олы галимнәре, зыялылары, фикер ияләре белән бер югарылыкка куя.
Татар тарихын һәм мәдәниятен белеп, милләт киләчәге өчен борчылып яшәгән ачык күзле, үткен сүзле, тирән фикерле шәхес, укытучы һәм галим иде ул. М. Мәһдиевнең йөрәге 1995 елның 14 июнендә тибүдән туктады.
Бу урында язучының «Кайбер кешеләр дөньядан киткәндә үзләре белән бөтен бер халәт-яшәешне алып китәләр, ул кеше яшәгән тирәлек озак еллар буена ятим кала…» дигән сүзләрен искә төшерү урынлы булыр. Чөнки ул үзе белән бөтен бер халәт-яшәешне алып китте. Әмма Мәһдиев дөньясы исән! М. Мәһдиев дөньясы – халкыбызның матур, инде тарихта кала баручы, гыйлемгә омтылу һәм хезмәт сөю, үзара мөнәсәбәтләрдәге самимилек, ярдәмчеллек, көнкүреш-гадәтләрдәге тәртиплелек, җанындагы, рухи тормышындагы хискә, җыр-моңга байлык белән билгеләнә торган татар дөньясы ул. Шуңа күрә аның иҗаты да олуг татар дөньясының аерылгысыз бер өлеше булып яши һәм киләчәккә китеп бара. Укучы игътибарына тәкъдим ителә торган ун томлык басма – шуның ачык дәлиле.
Без – кырык беренче ел балалары
(Повесть)
Атадин бала яшь кала, Бик күп эшләр башкара.
Автордан
Безнең балалык еллары дәһшәтле Ватан сугышына туры килде. Ватан язмышы дигән олы хис безнең күңелләргә әнә шул елларда кереп урнашты. Без балалык чорыбызда таякны ат итеп уйный алмадык, бәлки чын атлар җигеп колхоз басуында эшләдек… Атлар азайгач үгез җиктек, сыер җиктек. Ни генә эшләсәк тә: мәктәптә пионер сборы уздырабызмы, җилкәгә сәнәк салып иген басуына чыгып китәбезме – без моны явыз дошманны җиңү сәгатен якынайту өчен дип чын күңелдән ышанып эшли идек.
Еллар үтте, безне инде хәзер «урта буын кешеләре» дип атыйлар. Үткән гомерне искә төшерү, аны анализлау әнә шул «урта буын»га килеп җиткәч башлана, күрәсең. Бу китапны язар алдыннан мин үземнең бала чагымны, үсмер елларымны тагын бер кат күңелдән кичердем. Безнең шул елларыбызны билгели торган бер нәрсә булган икән: СКАЧАТЬ
16
Мәһдиев М. Тарихи кыңгыравык // Мәһдиев М. Сызып ак нур белән… : шәхесләребез тарихыннан : фәнни-публицистик мәкаләләр. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2014. – 445 б.