Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев страница 18

СКАЧАТЬ кагылганга икән… Аңлашылды. Ләкин ат врачлары бик алама була иде. Менә безнең авылның Пермяковны алып кара инде. Җилкәсендә көн-төн калын күн сумка. Үзеннән – әллә нинди дегетле дару, авызыннан сарымсак исе килеп тора. Күн фуражка гына киеп йөри. Ә бу? Алла белсен…

      Рус теле дәресендә дәрәҗәсе күтәрелеп киткән Әркәшә бер көн эчендә ике фәннән харап булды.

      Берсе – әлеге дә баягы рәсем дәресендә.

      Иван Георгиевич бу җирләрдә беренче земский больницалар, почта бүлекләре ачылганда ук дөньяга килгән кеше икән. Ул беренче дәрестә үк безгә мондагы алпавыт утарының тарихын, беренче больница, беренче почта бүлегенең ничек ачылуын сөйләде. Үзе революциягә кадәр гимназия белеме алган, аннан, ниндидер институтта укып, элемтәче булып киткән. Әтисе потомственный дворянин булган икән. Моны ишетүгә безнең колаклар торды. Әлтафи, моңа һич тә риза булмыйча, бөтен класска ишетелерлек итеп татарча:

      – Череп таркалган сыйныф, – диде.

      Әркәшә дә, моңа кушылып:

      – Алайса, безде алпавыт калдыгы укыта икәд, – дип куйды. Әркәшәнең һәрвакыт борыны тыгылган була, һәм ул бервакытта да борын авазларын әйтеп мәшәкатьләнми иде.

      Ләкин алпавыт калдыгы безне ормады-сукмады, ә кемнең нәрсәгә сәләтле икәнлеген белү өчен, өстәл өстенә тумбочка утыртып куйды да шуны кәгазьгә төшерергә кушты. Йа Хода! Кемнәрдән нәрсәләр генә чыкмады! Ну, тапты эш бу картлач үзе дә! Ирекле рәсем дисен иде ул хет! Менә ичмасам авыл мәктәбендә укытучылар безгә шулай дип кенә әйтәләр иде. Кем әтәч, кем куян, кем яфрак ясый иде.

      Тумбочканы әмәл-чөмәл китергәч, Иван Георгиевич, нәкъ безнең теләкне белгәндәй, ирекле рәсем ясарга кушты. Әркәшә әнә нәкъ шул ирекле рәсем белән харап булды.

      …Дәрес бара. Һәркем кыштыр-кыштыр килеп нәрсәдер эшли, артка борыла, кемнәндер нәрсәдер сорап ала, мышкылдый. Берәүләр ясаган рәсемнәрен резинка белән выжылдатып боза, икенчеләре сугышка кадәр үк алынган буяу карандашының калдыгын тел очына тидерә-тидерә буйый. Иван Георгиевич парталар арасында йөреп тора. Аның аскыл сирәк чәчләре бер як кырыйдан юл ачып майлап таралган, аксыл мыегы нәкъ борын астында гына урталай бүленеп, борын турысында ирене ялтырап тора. Шуңа күрә сөйләшкәндә ул кишер ашап утырган куянга охшап китә. Аның киемнәре иске, ләкин бик пөхтә, һәр дәрескә муенына кара лентадан ясалган күбәләк куеп керә. Үзе бераз гына бөкре һәм аякларын өстерәбрәк йөри. Грек, Рим сәнгате турында искиткеч яратып сөйли. Чабаталы малайлар булсак та, һәркайсыбызга «сез» дип кенә сөйләшә. Әлтафи, саташып, әллә ничә тапкыр үзе турында «без» дип җавап бирде. Без аңа ияләнгәнмени соң! Иван Георгиевич һәркемгә ниндидер бер киңәш бирә, җылы сүз әйтә.

      – Менә сезнең яфрагыгыз сабагына караганда бик кечкенә чыккан, – дип, телен шартлатып куя…

      – Ә менә сезнең әтәчегез бик әйбәт. Тик нигә аның шпорлары юк? Ә? Сезнең авылда әллә әтәчләр шпорсызмы?

      – Яхшы, бик яхшы. Сездән киләчәктә менә дигән рәсемче чыгарга мөмкин. Тик шунысы бар: куянның бервакытта да колагы яшел булганы юк.

      Кинәт Иван Георгиевич «ээ» иткән СКАЧАТЬ