Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев страница 10

СКАЧАТЬ мондыйрак рәвештә кискен-каты бәяләнә дә бара: «Дәүләт иминлегенең утызынчы-кырыгынчы еллардагы хезмәткәрләренә – ХХ гасыр каннибалларына – нәләтем. Торгынлык елларының чиновникларына, алдакчыларына, куркак карьеристларына, һаман да дөнья тоткасы булып Сталинны сагынып яшәүчеләренә – нәфрәтем. Ачы тәҗрибә мине шулай уйларга мәҗбүр итә» һ. б.

      Жанрның истәлекләр кебек билгеләнүе язучы каләменә иркенлек бирә: повестьта хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән телгә алынып кына диярлек киткән аерым бер геройларның аянычлы тормышы хәзер инде бербөтен тарих рәвешендә текстка урнаштырыла. Шундыйлардан иң тәэсирлесе – хикәяләүченең үкенече, сызлануы дулкынында «Остаз (Шәхес трагедиясе)» дигән бүлектә тергезелгән Хәлим Искәндәрев язмышы. Татар укучысына зыялының инкыйлабка кадәрле милләт өчен башкарган зур хезмәтләре җентекле сөйләнелә, мондый кешеләргә тоталитар режимның мөнәсәбәте, аларны ничек сындыруы хикәяләүченең күз алдыннан үткән күренешләр чылбыры рәвешендә күрсәтелә. «Фаҗигале шәхес иде. Әйе, бер кеше гомеренә никадәр алмашыну, никадәр сытылу, ватылу, имгәтелү…» диюче хикәяләүченең үкенече шәхси истәлекләрдә түгел, бәлки совет идеологиясенең зур шәхесләрне, милләтнең әйдәманнарын юк итүгә юнәлтелгән булу белән бәйле аңлашыла. Гомумән алганда, шәхес культы, советчыл хакимиятнең кешенең кешелеген таптавы китапта тулы бер катлам тәшкил итә.

      Әсәрдәге икенче зур эчтәлек катламы совет халкының тормышындагы аерым тискәре яклар турында уйланулардан җыйнала. Ул «Европага тәрәзә тишкәндә…» бүлегеннән, флотка хезмәт итәргә китү вакыйгасыннан башлана, бу хакта «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә язган идем, дип, күпер ясап узыла. Язучы поездда Солтан исемле Шәмәрдән малае белән бәйле күренештән соң милли мәсьәләдә сискәндергеч нәтиҗә ясый: «Бу безнең халкыбызның милли горурлыктан мәхрүм калганлыгын раслаучы бер мисал булды. Соңыннан бу күренеш белән мин гомер буе очраштым: татарлар милли горурлык урынына үзләрендә милли хурлык хисе булдырганнар».

      Бүлектә милләткә аерылмаган, гомумән совет кешесендә яшәгән кыргыйлык, усаллык хисе билгеләнә. Поезд барганда кызлар өстенә бәрәңге ыргыту, баш кондукторның фонарен урлау, станциядә алма талау күренешләре бер-бер артлы күз алдыннан уза. Соңгы күренештә язучы алмалары таланган сатучы хатынның интернациональ талаучыларга «Татары! Фашисты! Монголы! Будьте прокляты!» дип кычкыруын, илдә «Талыйлар икән, димәк, йә татар, йә фашист…» булуны, алга таба да рестораннардан урланган чәнечкеләр, таланган алма бакчалары… турында ачыну хисе белән сөйли. Нәтиҗәдә китаптагы бу катлам беренче – идеология хакында, совет хакимлегенең кешегә каршы сәясәте турында сөйләгән катламның нәтиҗәсе булып чыга: кешене түбәнсетү аның кыргыйлыгын уята, мескен, кол башкаларга зыян салудан гына рәхәтлек ала торган авыруга әйләнә, ди язучы, совет идеологиясенең төп юнәлешен бәяләп.

      Һәр әсәрендә татар халкының яшәү рәвеше, холкы-характеры, менталитеты, фәлсәфәсе, рухы турында яратып, СКАЧАТЬ