Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир?. Наиль Шарифуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир? - Наиль Шарифуллин страница 13

СКАЧАТЬ 2030 елга «Русия дөньяның беренче икътисады булачак» дигән прогнозлары вазгыятьне бөтенләй күрмәүдән түгелме икән?..

      Татарның күпмедер булган пассионарлыгы, исәнлеге безнең милләтнең элек-электән укуга, китапка, аң-белемгә битараф булмаганлыгыбыз белән дә аңлатылуын билгеләдек инде. Гыйлемгә битараф булмау безнең канда. Бу күркәм сыйфатның үзен, шулай ук әҗер-дивидендларын киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк файдаланасы иде. Без, татарлар, теләгәндә, суверенитетка тоташ гыйлемлелек аша юл сала алыр идек. Икътисади, спорттагы уңышлар да кирәктер. Милли яңарышка омтылуда, милләтчелектә без һаман да «җепшеклек», һава торышының җылынуын, яз килүне көткән, чәчәк атарга тилмергән бөре халәтендә калып киләбез. Бездәге зыялылык та – яралгы рәвешендәге, һаман җитлекмәүче, чын-чынлап яралмаучы зыялылык. Болар барысы да, төптән уйлаганда, гыйлемлелекне яратып, аңа тартылып та, ул бездә җитмәү, тиешле дәрәҗәдә булмау бәлаләре түгелме икән?

      Яһүд милләтеннән булган халыкның 65 проценты югары белемле икәнлеге мәгълүм. Гыйлемлелек турында «белешмәле» түгел, нәкъ менә гыйлемле. Татарда бу сан 20 процент тирәсе диләр. Ягъни гыйлем ярату белән мактанган халәттә дә, Моисей улларына караганда без 3 тапкыр наданрак булып чыгабыз. 65 процентлы югары белемлелек – милләтнең ифрат та олы потенциаль энергиясе ул. Бу – су запасы миллионлаган кубометрлар белән үлчәнүче, олы басым тудырырга сәләтле алагаем буа-плотина. Физиклар белә: потенциаль энергиядән, әгәр дә ул һәрдаим кинетик яки башка төр энергиягә әверелеп тормаса, әллә ни файда юк. Буа буып кына эш бармый. Плотинадагы су басымы, хәрәкәткә, кинетик рәвешкә килеп, зур-зур турбиналарны әйләндерергә тиеш. Яһүдләр үзләрендәге гыйлем потенциалын ифрат та яхшы кулланалар – аларның турбиналары тулы хутка әйләнде һәм әйләнә. Биредә Нобель премиясе лауреатларының абсолют күпчелеге яһүд милләтеннән икәнен искә төшерү дә җитәр иде. Белемнең бәясен, кыйммәтен алардан да яхшырак белүчеләр, кулланучылар тагын бар микән? Шунысын да әйтергә кирәк: белемнең, әзерлекнең урта-һөнәри дигәне һич тә алар өчен түгел. Яһүдләр үзләренә планка куя беләләр. Станок артында торган, төзелештә эшләгән яһүдне очрату җәй уртасында кар табуга тиң. Хәтта гади инженер да – яһүдләрдә сирәк күренеш. Инженер нәрсә инде ул, алдынгы илләрдәге, дөньядагы финанс рычагларының да күпчелеге алар кулында булганда. Ә акчалы булу – йогынтылылык һәм абруй гына түгел, икътисади, барыннан да бигрәк, сәяси бәйсезлек дигән сүз дә. Шул акча һәм йогынты аларга 1948 елны ук үз дәүләтләрен булдырырга ярдәм итте дә инде. Менә сезгә гыйлемлелекнең һәм булганлыкның нәтиҗәдә бәйсезлеккә трансформациясе, әверелеше.

      Белемнең, куллана, файдалана белгәндә, көч-гайрәткә, байлык-муллыкка әверелүе бер яһүдләрдә генә түгел. Шул ук Америка ни өчен дөньяның иң нык алга киткән, иң көчле икътисадлы иле? Америка университетларының бюджеты Европадагы атаклы Сорбонна, Оксфорд университетларыныкыннан да берничә тапкыр артык. Русиядәге төп югары уку йортлары СКАЧАТЬ