Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир?. Наиль Шарифуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир? - Наиль Шарифуллин страница 15

СКАЧАТЬ өчен, анда калачак изге исем өчен тырышырга иде аларга. Татарда бик матур сүз бар, фидакярлек дип атала ул. Бездә менә шул фидакярләргә кытлык бүген. Җитәкчеләр генә түгел, зыялыларыбыз арасында да күбрәк матди якны күздә тотучы, үз мәнфәгатьләрен ныграк кайгыртучы артык салкын канлы прагматиклар шактый. Милләт исәнлеге өчен көрәшне мактаулы исемнәргә, регалияләргә алыштырып, яшәп калырга ашыгалар. Прагматик булмаганнары «тешсез» һәм юаш. Менә бүгенге шартларда милләт өчен амбразурага ташланучы гыйсъянчы татар уллары, кайда соң сез? Үзе исән чакта гына мактанылган түгел, үлгәч тә байрак итеп, милләт символы итеп күтәрерлек илаһи затларыбыз кайда алар?

      Мондый сорау куярга җирлек бар. Безнеке кебек шактый таркау, үз-үзен ихтирам итеп бетермәгән милләтне бары тик лидер, абруйлы, фидакяр, харизматик шәхес кенә берләштерә, күтәрә, коткара алачак, миңа калса.

      Күреп торабыз: «эволюция» безнең файдага түгел. Уяну, милли кыйммәтләрнең бәясенә ахырынача төшенү, аларны яңадан карап чыгу, аңлау өчен, бер эмоциональ тетрәнү кирәктер татарга. Бүгеннән, хәзер үк түгелдер, бәлки. Әмма соңару да – үлем белән бер. Вакытын, моментын белеп эш итәргәдер. Момент тудымы, азатлык байрагы булып барыбыз да күрерлек биеклеккә күтәрелергә сәләтле, татарны битарафлыктан уятып, үзе артыннан ияртә алырлык фидакяр шәхес, аның калкуы кирәктер безгә.

      Булырмы ул, тарих безгә шанс, өмет бирерме? Барысы да үзебездән тора. Ходай насыйп итсә булыр. Моңарчы булган бөтен бәхетсезлекләребезнең дә сәбәбе шул көрәшчеләр, каһарманнар, лидерлар кытлыгыннан ич.

      Ике әйбер мөһим: момент һәм лидер. Икесенең берсе генә юк икән, нәтиҗә дә булмаячак.

      Туксанынчы еллар башында моментны тотып ала белдек без. Әмма кире чигенмәслек позицияләр генә яулый алмадык. Көрәш байрагына тиң чын милли лидерыбыз булмау сәбәпле, ярты-йорты гамәлләр белән генә чикләндек. Халыкның күбесе йокыда килеш калды. Югыйсә «Суверенитетны йота алган чаклы алыгыз» дип тә әйттеләр. Кая ул йоту, без ул суверенитетны тешләп кенә карадык та, кыенсынып һәм оялып, учыбыз белән авызыбызны капладык. Моментны кулдан ычкындырдык. Саклый ала идекме без шул вакытта кабул ителгән, яртылаш булса да хөрлек вәгъдә иткән Төп законыбызны? Барыбыз да бик теләгәндә, халыкка, милли хәрәкәтләргә таянганда, аларны кысасы урында киресенчә рухландырып, көчәйтеп җибәргәндә саклый алган булыр идек. Монысын да ныклап теләмәдек.

      Бу очракта да көрәшчеләр, фидакярләр кирәк, азатлык, ирек дип җан атучы оешкан милли авангард кирәк. Һәм инде иң беренчесе, әйткәнебезчә, теләк, омтылыш кирәк.

      Безнең татарда «Дәрт бар, дәрман юк» дигән сүз бар. Начар халәтне, ниндидер «печелгәнлекне» (сөннәтне түгел) аңлата ул. Татарның бүгенге чарасызлыгына күпмедер тәңгәл дә килә, халыкка да кагыла әлеге билгеләмә. Без фәкыйрьләрдәге ярты-йортылык, шаһгалилек һаман өстен чыгып килгәндә, көрәшчеләр тәрбияли алмаганда, башкаларга түгел, үз-үзебезгә генә үпкәлисе кала түгелме?

2007

СКАЧАТЬ