Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир?. Наиль Шарифуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир? - Наиль Шарифуллин страница 10

СКАЧАТЬ бик күп нәрсәне, шул исәптән аның киләчәк язмышын – бәхете белән бәхетсезлеген, иреген яки ирексезлеген, башка халыклар арасындагы урынын билгеләп килә. Һәм, киресенчә, ирексезлек аша халыкны наданлыкта тотып була. Шушы принципны бик яхшы аңлаган Мәскәү, чын федерациягә юл ачтырмаган кебек, Татарстанга да Русия белән берләшкән суверен дәүләт булу мөмкинлеге бирелмәде. Әмма Татарстан барыбер ул форматка тартылмый, үз дигәнен эшләргә, үз сүзен әйтергә тырышмый дип тә бик әйтеп булмыйдыр. Республикабыз, авторитар дәүләттә, каты хакимият вертикале шартларында, шикле закон кырында, биредә булдырганның, ким дигәндә, дүрттән өч өлеше үзәккә алынып торганда да, югалып калмыйча тырыша, булдыра, эшли, таба, яши. Ул гына да түгел, санаулы донор-регионнар белән бергә, ул Русия дигән алагаем зур илне локоматив урынына тартып бара дисәк тә, зур хата булмас кебек. Шулай булгач, хәлиткеч мәсьәләләрдә үз сүзебезне әйтергә безнең тулы хакыбыз бар булып чыга. Әйтергә генә түгел, үз дигәнчә эшләргә дә.

      Икътисадта без үз юлыбызны таптык кебек. Икътисади уңышларны ипләп кенә милли-сәяси казанышларга әверелдерә, милли проблемаларның уңай чишелешенә ирешә башласак, инкыйраз куркынычын бетерсәк, бу, аз да түгел, күп тә түгел, яңа, әле тарихыбызда күрелмәгән яңарыш, татар күпме гасырлар хыялында йөрткән Яңа татар ренессансы булыр иде.

      Русия белән мөнәсәбәтләр, икътисад турында сүз чыкканда, кайберәүләрнең Татарстан моделе Русияне дә үзгәртергә тиеш дияселәре килә. Без каршы да булмас идек. Ләкин «состав» артык зур, менталитет кире. Тәгәрмәчләргә тыгылган таяклар… Күпме генә булдыклы, гыйлемле, эшчән, тырыш булсак та, бер Татарстан гына Русияне хәзерге аңлаешсыз, ипсез халәтеннән, мәгарифтәге кыеклыклардан, «ясак» системасыннан, чималчылыктан, гиперүзәкләштерү аркасында туган икътисади һәм социаль деформация-гариплекләрдән, законлаштырылган наданлыктан колагыннан тартып чыгара, коткара алмаячак. Әмма тамчы, тама-тама, ташны тишә. Татарстанның илгә йогынтысы булды һәм бар. Вакыт та алга бара. Русиянең дә, бөтенләй юкка чыгасы килмәгәндә, кыйбласы, холык-фигыле, хәл-әхвәле, гыйлем дәрәҗәсе иртәме-соңмы, еллар үтү белән, барыбер үзгәрәчәк, империячел традицияләре дә, иртәме-соңмы, кимү ягына юнәләчәк, тарихта калачак дип ышанасы килә. Әлегә, сәясәттән читтәрәк торып, күбрәк икътисад белән, Казанның меңьеллыгы, Универсиада кебек глобаль проектлар белән шөгыльләнсәк тә (алар да бик кирәк), без, татарлар, үзебезне саклауга, исәнлеккә генә түгел, әйткәнебезчә, яңарыш-үсешкә дә ышаныч тотып яшәргә тиешбез. Шул исәптән яңача, заманча куелган, куелачак милли гыйлем системасы аша да.

      Мегапроектларга киткән көчнең бер өлешен безгә милләтнең белемен, милли аңын үстерү ягына ныклап бору кирәктер. Аның өчен беренче чиратта үз белем стандартларыбызны (мәсәлән, шул ук татарча БДИ, вузларда татарча укытуны җайга салу, Милли университет) булдыру зарур. Моңа омтылыш юк түгел. Тик тагын да шул: Мәскәү куйган киртәләр. Дәүләт Советының бу тармакта актив эшләп СКАЧАТЬ