Название: Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир?
Автор: Наиль Шарифуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02677-2
isbn:
Әле тагын джипларда гына йөри торган төрле сорт җитәкчеләр, бизнесменнар бар. Ни өчен алар француз коньягы эчә, ә аңарда эшләгән эшче кибеттә очсызлы аракы сайлый дисезме? Шул ук схема. Башкалар хисабына яшәгәнгә. Паразитлыкның өченче баскычы. Әллә сез ул эшчене аена ун мең генә эшли дисезме? Ул утызны да, кырык-иллене дә эшли. Тик кем бирә аңа иллене? Уны да бик җиткән. Ә калган кырыгы? Монысы инде Маркс язган «өстәмә кыйммәт», ягъни «прибавочная стоимость», сездән безләргә мәҗбүри бүләк, тагын да шул ясак була. Ленин бабай тикмәгә генә революция ясамаган шул.
Бик кызык сурәт килеп чыга. Без бөтен Русия, бүтән илләр белән бергә, шул мәңге туймас тамак Американы баетабыз. Америка алып бетермәгәнне Мәскәү ялмап ала. Урыннардагы эшкуарлар, директорлар, чиновниклар Мәскәү суырганнан калган канны суырып торалар. Катлы-катлы паразитлык, чыда гына. Икенче яктан, катлы-катлы күндәм үшәнлек, буйсынганлык. Без барыбыз да үшән, сүзсез донорлар, савым сыерлары һәм эш атлары шул.
Русия регионнарының исә үз кайгысы. Алар да кыбырсып алгаладылар. Суверенитетлар парады да гел милли төсмерләрдән генә тормады бит заманында. Свердловск өлкәсе губернаторы Россель төзергә җыенган Урал республикасын гына исегезгә төшерегез. Ә без, Татарстан, Мәскәү белән ассоциацияләшеп яткан вакытларда, бер каналлы налог системасы төзеп караган идек тә, әмма бик тиз «ясак түләүнең» элекке схемасына кайтардылар үзебезне. Аннан соң бөтенләй кыстылар. «Үзең турында уйлама, илең турында уйла» диделәр. Уйлыйбыз да салымнарның җитмеш-сиксән процентын Мәскәүгә озатып торабыз хәзер. Башкалар да шулай. Мәскәүдә исә җыелганны чутлап, бүлгәләп, үзләштереп торалар. Ясак «авторлары» саналучы Алтын Урда ханнары күпкә юмартрак булганнар – ун өлешнең бер өлешен генә алганнар, диләр. Мәскәү исә алай ваклашып тормый, бише белән җыя. Тик уны белән җыйсалар да, регионнар тарафыннан бүген бернинди дәгъва да, каршылык та күренми. Халык дип, ул әйбәт яшәсен дип, урындагы хакимиятләр ник михнәт чигәргә тиеш соң әле? Ахыр чиктә кан алардан түгел, халыктан алына ич.
Каршылык гаделсезлек чылбырының соңгы буынында булган гади эшче, хезмәткәрләр ягыннан да юк исәбендә. Мәскәүгә барып, шау-шу куптарганда, «ясак» түләмибез йә яртысын гына түлибез дигәндә, губернатор яки республика җитәкчесенең югалтыр әйберләре күп. Кәнәфиеннән башлап ирегенә кадәр. Хәтерләсәгез, теге буталчык елларда Хасбулатовның да безнең Президентыбызны тимер читлеккә ябып Мәскәүгә китерәсе килгән иде бит. Алла саклады. Ә менә «пролетарийлар»ның, кабат Ленин бабайны искә төшерсәк, «чылбырларыннан гайре югалтыр нәрсәләре юк». Кәнәфи дә, лимузин да, яхта да юк. Бар халыкны каталашкага да ябып куя алмыйлар. Шуңа карамастан чуваш атыдай һаман да юаш, карусыз без. Эштән башканы белмибез. Каршылык астан башланырга тиештер СКАЧАТЬ