Название: Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир?
Автор: Наиль Шарифуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02677-2
isbn:
Заманында мин тәмамлаган техник вузның икътисад бүлеген (мондый сүз тезмәсен язарга кул бармый, акча дип дәрәҗәсен төшергән өчен, газиз уку йортына үпкә, ачу кабара) читтән торып ерып чыккан берәү, мин җитештерүдә тир түккәндә, технолог булып эшләп йөрде. Башка бер урында икътисадчылык буенча эше барып чыкмагач, әтисе, техникум дипломы барлыгын искә алып, танышлык белән урнаштырган иде үзен. Технологлылыгы да ташка үлчим, икътисадчы да түгел. Әллә кем иде ул шунда. Ә шул ук вакытта станоклар артына басарга кеше җитми. Предприятиедә гади эшчеләрнең уртача яше кырыктан артып киткәндә, яшьләргә чиста эш «подавай», чөнки кесәләрендә диплом. Мәктәптә «ике»ле белән «өч»ле арасында адашып йөргәннәрен алар инде онытканнар.
Без институтларда укыган заманнарда түләүле төркемнәр, «шабашка» эшләү өчен генә оешкан институтлар юк иде анысы. Ләкин югары белем бирү системасында күңелгә хуш килеп бетмәгән күренешләр ул вакытларда да күренгәли иде. Шуның берсе – читтән торып уку тәртибе. Шәхсән үз фикеремне генә әйтәм: өч дистә елдан артык җитештерүдә эшләп, читтән торып институт бетергәннәр арасында яхшы белгечләрне күрмәдем мин. Чөнки андый белем системасында да бүгенге параллельләр ята: диплом бар, белем – чамалы. Алар, нәкъ хәзерге псевдодиплом ияләре кебек, тизрәк диплом алып, карьера баскычында югарырак күтәрелергә тырыштылар. Ә безнең системада әрсез, шома, телчән кешегә, чи надан булса да, җитәкчелек итү әллә ни кыен түгел.
Мин балачактан белгән, «өч»ле, «дүрт»легә мәктәпне ерып чыккан берәү, башта читтән торып, Хазанов әйтмешли, бер «калинарный» техникумны, соңрак, бүләк ташып, елына ике тапкыр барып, институт тәмамлаган иде. Техникумны бетереп, бер кечкенә генә начальник булгач, Гарвардны тәмамлаган кебек, һавалы, тәкәббер кыланып, өч бармак белән генә исәнләшеп йөрде. Хәзер үземнең күптән күргәнем юк, сөйләүләре буенча шундый кәпрәйгән, «важный»ланган, кыланмышлары, цех башлыгы гына булса да, министрныкыннан ким түгел дип сөйлиләр. Биредә әйтәсе килгән сүз шул: «диплом» СКАЧАТЬ