Башка кеше. Файруза Муслимова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Башка кеше - Файруза Муслимова страница 14

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Җиһангир тагын әллә кемнәрне исенә төшерде. Йокысызлыктан һәм көтелмәгән сорау алудан тәмам арыган Равия битараф кыяфәттә: «Юк, юк», – дип кабатлап утырудан узмады.

      – Белдем, белдем! Венераның ире Нурислам ул! Яшь чакта сез йөргәнсез дә түгелме соң әле?

      – Булса, – дип сыкранды хатын, соңгы сорауга җавап бирәм дип уйлап. Әмма… әйтеләсе сүз әйтелгән, Җиһангир тарафыннан нәкъ үзе теләгәнчә кабул ителгән иде инде.

      – Әһә, шулаймы? Аһ, шулаймы?..

      Тагын бер йокысыз төн узды. Улларын бакчага илтеп куйган хатын, тәненең күгәргән урыннарын хезмәттәшләреннән яшерердәйрәк киемнәрен киеп, эшенә ашыкты.

      Күпмедер көннәрдән соң Равия көтмәгәндә «үз хыянәтенең сәбәпчесе» Нурисламны урамда очратты. Һәрвакыттагыча ачык йөз белән исәнләшергә теләде. Ире әйтмешли, яшь чакта «йөргән» саналсалар да, мөнәсәбәтләре капка төбендәге эскәмиядә йолдыз санап утырудан узганы булмады аларның. Аннары бер-ике тапкыр матай белән күрше авыл клубына чыктылар бугай. Кулга-кул тотынышырга да оялдылар хәтта. Язмыш бит бу: еллар үткәч, Равия Җиһангирга кияүгә чыкты, Нурислам Равиянең дус кызы Венерага өйләнде.

      …Әйе, Равия Нурислам белән берни булмагандай исәнләшеп узарга теләде. Әмма… Нурисламның сүзләре аның өстенә баштанаяк бозлы су койгандай итте:

      – Беләсеңме нәрсә? Әгәр дә бозык хатын икәнсең, үз бозыклыгыңа мине катнаштырма! Беткәнме шунда үзең кебек…

      Калганын ишетмәде Равия. Хәер, ишеткәне дә бик җитәрлек иде. Тик ни өчендер күз алдыннан яшь вакыттагы капка төпләре, шомыртлары ап-ак чәчәктә утырган хуш исле бакчалар, тулган айлы, якты йолдызлы зәңгәр кичләр гөлт итеп кабынып узды да гөлт итеп сүнде.

      Шулай да Равия үз тормышыннан балачак дусты, туры сүзле, зәңгәр күзле Венераны сызып ташлый алмый иде. Тик инде аның янына юллар ябык. Ире белән әнә ничек «хыянәт ит тә», дусларча аралашып яшә, имеш. Венера мәсьәләне үзенчә хәл итте. Дустының эшенә телефоннан шалтыратты да:

      – Кара әле, Равия, күптән күрешкәнебез дә юк. Бүген төшке ашка безгә кил әле. Үзем генә. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз, – диде.

      …Венера бик тәмле итеп гөбәдия пешергән. Авызда эреп тора. Сыйлый да белә инде үзе:

      – Йә, йә, тартынып утырма. Синең өчен генә пешердем. Көн дә гөбәдия ашап тормыйсыңдыр, – диде.

      Тора-бара сүз Равиянең тормышына, ире белән мөнәсәбәтләренә күчте.

      – Ни дим, элеккечә инде, – дип әйтүдән уза алмады Равия.

      – И, ник яшерәсең инде аны? Җиһангирың бит, сине көнләп, минем Нурислам янына барган. Нурислам белән хыянәт иттем, дип үзең әйткәнсең ич.

      Равия акланырга дип авызын ача башлаган иде, дусты өлгеррәк булып чыкты.

      – Әйттем Нурисламга, менә белдеңме инде Равияңнең кем икәнен, дидем. Йә инде, йә, аша син, аша, табында сынык калдыру явызлык теләү була ул…

      Равия берәүгә дә явызлык теләми иде…

2001

      ГӨЛБҮЛӘК

      Гөлбүләк ханым ул көнне ничектер зур бәйрәм, тантана кебек кабул итте. Йөрәге яшь чагындагыча каядыр җилкенде, ашкынып типте. Бу халәтеннән СКАЧАТЬ