Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәверләр аһәңе - Фоат Садриев страница 9

СКАЧАТЬ Шуңа аркаланып, кол урынына җигә бу мине. Идән юмыйм да кер генә юмыйм – калган бөтен эш миндә. Эшләвен эшлим дә, бу бит туктаусыз бәйләнә, һәрнәрсәдән гаеп таба, әле су тамызгансың, әле чиләкне шыпылдатып куясың, әле бәрәңгене сай күмгәнсең, әле кишерне әйбәтләп сирәкләмәгәнсең, әле малларга күп салгансың. Май исеңә чыдамалы түгел дип, мунчага куа да мунчага куа. Мин кайбер көнне тракторда эшләп, җеп өзәрлек тә хәл калмыйча кайтам. Мунча хәстәрләп, мунча керү түгел, чишенеп тә торасы килмәгән көннәрем күп була. Гәйкене артык борсаң, болтны өзә. Тешне кысып түздем-түздем дә куып кайтардым мин моны өенә. Бала истән чыкмый – тагын барып алдым.

      Ярар, өлешеңә – көмешең дип, ризалашып беткән идем мин. Нинди гөнаһларым булгандыр, безнең язмыш өстенә тагын афәт канатын җәйде бит. Кинәт кенә Халитнең хатыны үлеп китте. Элек тә качып-посып самогон сатып яткан Халит, хатыны үлгәч, эшне аракыга көйләп җибәрде. Балалары булмады, өйдә япа-ялгыз бу. Әтисе ягыннан бер туганы Түбән Кама шәһәрендә зур гына түрә, ди. Ялган аракыны эскерте белән шул кайтара тора, Халит аткара тора. Тирә-юнь авыл халкы гел шунда. Кибеттәгедән нык очсыз бит. Күп тә үтмәде, алыпсатарларга барлык ишекләрне киереп ачтылар. Бервакыт ишетәм, Һаҗәр Халит янына кергәләп йөри, диләр. Эштән соңарып кайту гадәтләре бар иде шул. Бер кичне юк бу. Киттем, Халитнең капка төбендә көтәм. Ярты сәгать кенә үткәндер. Пружина кебек кысылган инде мин. Һаҗәр капкадан килеп тә чыкты, күпме сыя – манчыдым мин моңа. Канауга кадәр тәгәрәде. Кулы ике урыннан сынган. Өч ай өйдә ятты. Эшли башлагач та, теге якка карамый, акыл керде моңа дип тынычланып кына килгәндә, тагын югала башлады.

      Хәзер сукмыйм – үтерүең бар. «Ник барасың?» – дип сорыйм әйбәтләп. «Кызганам, – ди, – сөйләшеп кенә утырабыз», – ди. «Бар, бер сүзем юк, аның белән яшә», – дим. «Сине генә яратам», – ди, елап муенга асылына. «Минем белән малайны кызганмыйсыңмыни?» – дим. «Бөтенебезне дә кызганам» – ди. Көзән җыерып егылганчы калтыранып елый. Сүксәң дә шул ук хәл. Хурлык булса да, Халиткә бардым. «Чакырып китергәнем юк, куып чыгарырга хәлемнән килми, яратам, тигәнем юк», – ди. Ипекәем менә, ялганлый! Мин бит халык күз алдында. Җир ярылса, оятымнан шунда төшеп китәргә риза. Ирлек намусы күлмәк түгел, аны каралган саен юа алмыйсың.

      Ир-ат нишли инде бу очракта? Мин дә йөрәкнең януын аракы белән басарга тотындым. Тора-бара эчүгә гел күнегеп беттем. Өйдә аракы күп, соңыннан белдем, Һаҗәр тегеннән бушка ташып тора икән. Халит иң элек «Жигули», аннары йөк машинасы алып җибәрде, өч айда авыл уртасына кибет салдырып куйды. «Текә Халит» дигән кушамат тактылар үзенә. Беркөнне Һаҗәр: «Ферманы ташлыйм, барыбер акча түләмиләр, Халит кибетенә сатучы булып керәм», – дип кайткан. «Кер, – дидем мин моңа. – Малай миндә кала, бу ихатада мәңге эзең булмас!» Яңадан кабатламады, ну Халит белән элемтәсен дә өзмәде. Барса, азык-төлек, кием-салым да алып кайткалый бу. Мин шуларны күргән саен катырак эчәм. Эштә генә бу хурлыкны онытып торам. Туктамыйча эчеп торган чакта, аракы дөньядагы бөтен нәрсәдән СКАЧАТЬ