Название: Дәверләр аһәңе
Автор: Фоат Садриев
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная русская литература
isbn: 978-5-298-02886-8
isbn:
– Нинди гүзәл моң! Сиңа җырчы гына буласы булган.
– Гүзәл түгел, Фирдәүсә. Күз яше бу…
– Синдә күз яше була димени? – Фирдәүсә көлеп куйды. – Мәктәп коридорын яңгыратып көлгәннәрең хәзер дә колагымда яңгырый кебек. Кушаматың ук «Көләч» иде.
– Мин хәзер көлмим инде, Фирдәүсә. Бик сирәк кенә…
– Һаҗәрең әллә каян нур чәчеп тора иде, тагын үзең… Ничек инде сез көлмәскә мөмкин?
Газизҗан дәшмәде. Аның карашы билгесез бер ноктага текәлгән иде. Ниһаять, Газизҗанның гәүдәсе торып китәргә әзерләнгәндәй чайкалып куйды, ул авыр итеп бер сулады да, иягендәге җөен ышкый-ышкый, кискен генә әйтеп куйды:
– Һаҗәр мине мыскыл итте…
Әйтерсең лә Фирдәүсәнең йөзенә чыбыркы белән сыдырдылар.
– Ничек?!
– Һаҗәр йөри…
– Мәңге ышаначагым юк! – диде Фирдәүсә, үз-үзен кая куярга белмичә. – Ул бит – мәктәпнең йөзек кашы иде, иң тәртипле кызы!..
Фирдәүсә Газизҗанның күзләренә туры караудан курыкты, чөнки ул аның алдамаганлыгын һәм Һаҗәрне яклап маташуы белән аны тагын да газаплавын аңлады. Шул гаебен юарга теләп һәм Газизҗанның хәлен бераз җиңеләйтү уе белән:
– Әйдә, бер йотып куйыйк әле, – диде һәм рюмкасын кулына алды.
Әмма Газизҗан, керфекләрен түбән төшергән килеш, «юк» дигән мәгънәдә акрын гына башын чайкады. Фирдәүсә ирексездән аның иңбашына кулын салды:
– Гафу ит…
Аңа Газизҗанның тәне дерелдәп киткәндәй тоелды. Ә бәлкем, ул түгел, Фирдәүсә үзе калтыранып куйгандыр. Газизҗанның керфекләре кинәт югары күтәрелделәр, аның дымлы карашы ялварулы һәм менә хәзер дөртләп кабынып китәр төсле иде.
– Мин сиңа ышанам… – Фирдәүсә аның иңбашын җиңелчә генә сыпырды да кулын алды. – Ышанам… Тик җаным карыша димме… Ни булды соң? Аңлата аласыңмы?..
Газизҗан кинәт кенә рюмкасын күтәреп эчеп җибәрде, берни дә капмады, йөзен дә чытмады, тын калды. Фирдәүсә урыныннан күтәрелде.
– Әллә ниләр сораганым өчен кичерә күр мин юләрне… Кайнар чәй китеримме әллә?
Газизҗан аны гүя ишетмәде, әллә нинди карлыккан тавыш белән:
– Кеше хәленә керү юләрлек буламыни, Фирдәүсә! – диде. – Рәхмәт. Тыңласаң сөйлим. Беркемгә сөйләгәнем юк иде, сөйләп калдырыйм әле…Тик бүлдермә генә. Бүлдергәнне яратмыйм.
Фирдәүсә кабат урынына утырды. Газизҗан, каян башларга белмичә хәтсез торганнан соң, гел көтелмәгән нәрсәдән алып китте:
– Менә син җырчы буласың калган, дидең. Җырчы ул кояш төсле, халык өчен. Ә мин үзем өчен. Һөнәр итеп сайласаң, ул инде син теләгән булмый. Миңа үз гомеремә ике көй җитә. Берсе – үзебез СКАЧАТЬ