Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәверләр аһәңе - Фоат Садриев страница 4

СКАЧАТЬ шул. Хәер, яши белеп яшәгәннәр авылда да әллә ни картаймый. Ул качып кына серванттагы көзгегә күз төшерде, тырпайган-чуалган чал чәчләрен тарагандай итте. Фирдәүсә белән чагыштырганда, ул аның абыйсы кебектер, валлаһи!

      Фирдәүсә аны ванна бүлмәсенә алып керде, салкын һәм җылы су краннарын күрсәтте, сөлге бирде. Газизҗан су чәчрәтүдән курка-курка гына кулын сабынлап юды, шикәрдәй ак сөлгене пычратмаска кулларын чалбарына гына сөртте. Аяк астына ике-өч тамчы су тамган иде, аны йон оекбашының табаны белән сыпырып куйды. Монда стенадагы кафель, никельле торбалар электр утыннан елкылдап тора. Ник бер тап, ник бер тузан әсәре булсын.

      Кухняда әллә нинди әчкелтем-төчкелтем тәмле исләр борынны кытыклый. Өстәлдә туралган кыяр, помидор, колбаса. Бәллүр фужерлар, рюмкалар, чәнечке-калак куелган. Килеп утыруга, Фирдәүсә аның алдына чүпрәк салфетка салды. Газизҗан кып-кызыл булды.

      – Нәрсәгә ул? Көне буе автобуста аунаган чалбар…

      Газизҗан салфетканы читкә алып куймакчы иде дә, Фирдәүсә ирек бирмәде. Ул фужерларга шифалы су салды, рюмкаларга кыйммәтле аракы агызырга кереште. Шушы кадәр мәшәкать тудыруы өчен аңа гаять тә кыен булып китте. Үзенең ни күчтәнәче юк. Шуңа күрә ул, шешәгә кулы белән ишарәләп:

      – Бусы кирәкми иде инде… – диде.

      Фирдәүсәнең йөзенә үпкәләү билгеләре чыкты:

      – Синең өчен миңа кыен бит, Газизҗан.

      – Нишләп?

      – Шулкадәр куркып, куырылып утырасың…

      – Курыкмыйм…

      – Мин бит күреп торам, – диде Фирдәүсә, һаман да йөзендә җитдилек саклаган килеш. – Юлда килеп талчыккансыңдыр. Рәхәтләнеп аша, эч. Син минем якын кунагым.

      Газизҗан тыелып кына көлеп куйды.

      – Нигә көләсең?

      – Ярый әле, егыласы иттем…

      – Әйдә, урамда егылсак та, тормыш юлларында егылмау өчен берне тотып куйыйк әле.

      Газизҗан, тамак төбе кытыкланса да, аны эчми калырлык кына көч табар иде үзендә. Әмма шуны капкач, теге авыртуы басыла төшә. Тәвәккәлләп, ялт кына рюмкасын каплады. Фирдәүсә, бер йотып куйгач, кып-кызыл яшелчә ашы китерде. Ул телеңне йотарлык тәмле иде, аны капкалап бетергәндә, рюмкалар тагын тулды. Газизҗан бусының яртысын гына эчте, ә Фирдәүсә иренен генә тигерде.

      – Синең белән минем уртак истәлегебез бар икән бит, Газизҗан.

      – Нәрсә ул?

      – Иягеңдәге җөй.

      Алар күзләренә күзләрен төбәп елмаешып куйдылар. Әйе шул, егет чакта Фирдәүсәне яклаганда алган яра эзе иде бу.

      – Җөй синең истәлек инде ул… – Газизҗан нидер уйлап торгач өстәп куйды: – Синең күзләрең бик серле иде. Хәзер дә шундый икән…

      Фирдәүсә аның бу сүзләренә кул гына селтәп куйды.

      – Без нишләп дуслашып китмәдек икән? Очрашкалап тордык бит югыйсә.

      – Мин сине әллә ничә мәртәбә озатмакчы булдым. Кыенсындым. Аннары сез күченеп киттегез. Әниең исәнме соң әле?

      – Өч СКАЧАТЬ