Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәверләр аһәңе - Фоат Садриев страница 8

СКАЧАТЬ Ык буенда йөрибез. Халит абый тагын килеп чыкты каршыга.

      – Газизҗан, син Һаҗәрне миңа бир, – ди бу.

      – Ничек бирим, ул сиңа фәлән тәңкәгә сатып алган перәнник түгел, – дим.

      – Әгәр ул үзе теләсә?

      – Теләмәячәк! Шулай бит, Һаҗәр? – дим.

      Һаҗәр дәшми. Чак артыма утырмадым.

      – Һаҗәр, син ризамыни?

      – Ул бит мине үлеп яратам, ди…

      – Ә мин?

      – Синең миңа андый сүз әйткәнең юк ла, Газизҗан…

      Менә әнәңнең койрыгы! Ишетмәсәң ишет, колагың булса тишек. Йә, син нишләр идең, ни дияр идең шушында?!

      – Соң, – мин әйтәм, – билгеле әйберне ник әйтергә?

      – Ничек билгеле соң ул? – ди Һаҗәр.

      Ипекәем менә, күзен дә йоммый.

      – Син безгә комачаулама инде, Гаҗҗан, – диде дә Халит, мине читкә этеп җибәрде.

      Тегеңә ничек сикергәнемне дә белмим. Без бәйләнешә башлауга, Һаҗәр юк кына булды. Мәче кебек җитез идем мин, ару сугыштык. Бер сүз дәшмибез, мыш-мыш бәрешәбез, тибешәбез. Ну ул суккач, күздән утлар күренә, шулай да һаман чигенмим. Ахырда эләктереп тә алды, Ык ярыннан суга атты бу мине. Оят булса да әйтим, үкереп елап чыктым судан. Авыртудан түгел, хурланудан еладым. Икенче, өченче көнне дә шул ук хәл кабатлангач басылырга туры килде. Басылмый кая барасың? Ну, эчтә ут яна, түзешле түгел. Нинди генә уйларга кереп бетмәдем. Сөйләргә дә оят, валлаһи. Башта Халитне үтермәкче булдым. Яшеренеп торып, лом белән башын ярырга. Аннары Һаҗәр миңа каламы соң? Юк, билгеле. Калмасын! Аңа да, миңа да булмасын. Ә кемгә була? Ул Халитнеке ни, Сабирныкы ни, башка берәүнеке ни – барыбер минеке түгел бит инде. Башыңны ташка орсаң да минеке түгел. Мин төрмәдә черергә тиеш булам. Кеше үтерү дә берни дә түгел икән. Хәзер уйлап хәйраннар калам. Ничә мәртәбә әзерләнеп беткәч, әллә ничек туктап калдым. Атлы эштә эшләгәндә, минем атка чыбыркы белән дә сукканым булмады. Ипекәем менә! Ә кеше үтерергә әзер идем. Аучы Нурулла абзыйның мылтыгын урларга да әзерләндем. Башка төрле юллары да уйланылды. Алланың рәхмәте, берсен дә тормышка ашыра алмадым. Акрынлап күндем, суындым. Суындым диюем – үч алудан суындым, диюем. Һаҗәр барыбер минут та күңелдән чыкмады. Клубка сирәк чыга башладым, йокы качты. Ә Һаҗәр ник бер кыенсыну сизсен! Мин дә дәшмим, йә читкә карап, күрмәмешкә салышам. Ә ул, берни булмагандай, элеккечә шаярта, үрти, үпкәче, ди, ярар инде, дус булып калыйк, ди. Таштай каткан күңел һаман эри бара.

      Шулай ни үле, ни тере йөргәндә, безнең язмышларны бөтенләй көтелмәгәнчә борып җибәргән бер вакыйга булды. Халитне машинасы белән чәчүлек орлык ташырга куйганнар иде. Чәчүне төнлә бетерәләр, машина тартмасында дүрт центнерга якын орлык кала. Чип-чиста бодай, төн заманы. Тота да үзләренә бушата бу моны. Элек-электән аларның нәселе кеше әйберсенә кызыга торганрак. Икенче көнне агроном эшне сизенә. Утыртып куйдылар Халит абыйны. Юк, нишләптер сөенә алмадым мин моңа. Бернинди алдашусыз СКАЧАТЬ