СКАЧАТЬ
курсында укып, тракторчы булып эшли башлаганда, Һаҗәрне танырлык түгел иде инде. Шул арада үзгәрсә үзгәрә икән кеше! Туктаусыз елмаючы шоколадтай йөз, иңбашларына үрмичә таратып ташлаган аксыл чәчләр, шоколад беләкләр, шоколад балтырлар, килешле гәүдә… Барлык егетләр ул дип ут йота, ә Һаҗәр – нуль внимание. Кайчакта кунак егетләрнең генә башын әйләндереп куйгалый, ә авылныкыларны күрми дә. Ипекәем, шулай! Соңыннан гына белдем сәбәбен. Әтисе белән әнисе: «Әгәр дә мәгәр шул «өч»легә укыган тәртипсез малайлар белән дуслашырга уйласаң, безнең яннан чыгып китүең хәерлерәк булыр», – дигәннәр. Егетләр өметләрен өзде, ә минем йөрәк ярсыганнан-ярсый, күз алдында гел ул. Ятсам да, торсам да Һаҗәр. Теге хыял да тәмам биләп алды. Авылда бит шоколадтай мондый кызның булганы юк. Безнең кызлар йә кызыл, йә сары, йә ак, йә сипкелле шунда. Аның төсле кара-кучкыл тәнле балаларың йөгереп йөрсә? Шушы ап-ак тешләрен күрсәтеп көлүче чегән кызы мәңгегә синеке булса? Шул теләгемә ирешсәм, мин бер савыт су белән бер сынык шишарага риза идем. Ипекәем менә! Аракы белән бер икән ул матурлык дигән нәрсә. Шыр исердем, күз томаланды. Ул тели – күкләргә күтәрә, тели – упкынга ата икән адәм баласын. Җәнлек артыннан сунарчы ничек чапса, шулай йөрим моның артыннан. Чамам да бар. Аракы эчмим, тәмәке тартмыйм, эштә гел алдынгы, концертларда гел мине җырлаталар. Кая гына барсам, ни кылсам да, күз шуны эзли, колак аңа кагылышлы һәр әйберне бөртекләп җыя, аның кая барасы, нишләсе беленсә, йә трактор белән, йә матай белән мең сәбәп табып шунда барып чыгасың, сүз катасың, үртәшәсең. Клубта янына утырам, биегәндә аңа басам, гел тынгы бирмим тегеңә. Чәчкән орлык бер тишелә бит ул. Бу миңа бүтәннәргә караган сыман карамый башлады бит. Акрынлап бу, үзенең яулыгын бәйләмичә тора алмаган кебек, миңа күнекте, шулай йөреп киттек. Минем баш күктә, бәхет кошын тәки эләктердем бит! Мәктәптә соңгы елы моның. Ярый, укуы бетте, аттестат та алды. «Гаҗҗан, әнкәйләр пединститутка керергә кыстыйлар», – ди. Мин әйтәм, җибәрмим, дим. Йөрибез шулай үртәшеп. Документларны да Казанга аткарды, имтиханнарга китәр вакыты да җитте. Сизеп торам: укыйсы килми моның. Соң, мин әйтәм, бар да кайт. Ярар, китте бу. Кайткач, өйдә өч көн буе ашамыйча-эчмичә, үкереп елап кына утырды, имеш тә укырга керә алмаганга өзгәләнә. Миңа шуны көлә-көлә сөйли. Әти-әни күрмәгәндә, бирән урынына ашыйм, ди. Менә нинди бит ул, дошман! Аны шәрә кул белән түгел, ун катлы җәтмә белән дә эләктерә алмыйсың. Һаҗәр өйдә түзеп ята торган түгел, аңа кеше күз алды кирәк. Тотты да комсомол-яшьләр фермасына дуңгыз карарга керде. Әтисе белән әнисенең ничек чәчләрен йолкый-йолкый елаганнарын сөйләп тормыйм. Минем өчен хәзер дөньяда Һаҗәрдән бүтән берни юк. Минем белән йөри, ну, чукынчык, башкалар белән дә ихахай да михахай бу. Көнләшүдән бәрепләр үтерәсем килә. Урамда да, фермада да, клубта да күз сөрмәле, ирен кызыл, итәк тездән югары. Бөтен ир-атның бәбәге аның йомры тез башларын, нечкә билләрен, озын шома муенын капшый. Шулай итеп, миңа өйләнү уе керде. Һаҗәргә ул турыда әйтү кая әле! Юньләп үптерми дә, кочтырмый да. Җайлы-җайсызрак кагылсаң, тәртәгә шартлатып тибәргә дә күп
СКАЧАТЬ