Үзем белән очрашу. Ленар Шаех
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Үзем белән очрашу - Ленар Шаех страница 15

СКАЧАТЬ квант физикасы мәсьәләләре буенча профессор Абдус Салам чыгыш ясый». – «Мин квант физикасын бик аңлап бетермим». – «Мин аны бөтенләй белмим, ләкин бу хакта тыңлавы кызык».

      Дустым шулай дигәч, ризалашмый чара калмады. Пакистанлыларга парламент вәкилләрен кунакханәгә озатырга куштым, үземнең кая китүемне әйтмәдем.

      Чыгышның бер өлешен тыңлагач, Әхмәд Фәиз: «Әйдә, мин сине Абдус Салам белән таныштырам», – ди. «Уңайсыз бит. Ике сәгатьтән безгә Лахордан Исламабадка очарга кирәк», – дим.

      Шулай үземнең делегатлар янына кайттым, ә алар миңа ябырылдылар. «Сез безне ташлап калдырдыгыз. Бу хакта илчегә хәбәр итәбез», – диләр. Мин: «Әйтегез», – дим. Шулвакыт эчендә илчегә Абдус Саламның нинди зур галим икәнлеген, аны СССР Фәннәр академиясенең чит илдәге әгъзасы итеп кабул итәргә кирәклеге турында белешмә яздым. Илчегә бу фикер ошады, ул кулын куйды да әлеге кәгазьне Мәскәүгә җибәрде. Минем фикер академик Боголюбовның тәкъдиме белән тәңгәл килгән булып чыкты. Шулай итеп, Абдус Саламны, Нобель премиясе алырга сигез ел кала, СССР Фәннәр академиясенә кабул иттеләр.

      Тора-бара барысы да онытылды, бу хакта искә алырга вакыт та булмады. Пакистаннан соң мин Румыниядә, аннары Непалда эшләдем… Ә отставкага чыккач, хатыным Наһидә әйтә: «Анда синең саргайган кәгазьләрең, Пакистан газеталарың килеп чыкты. Карап ал әле, кирәкле әйберләрме, юкмы?» – ди.

      Мин актара башладым да Абдус Салам турындагы белешмәне табып алдым. Тиз генә ике мәкалә язып, бер Мәскәү газетасына һәм «Персона» журналына илтеп бирдем. Язмаларым озак көттермичә басылды да. «Персона»да дөнья күргән мәкаләм күренекле физик Сергей Петрович Капицаның язмасы белән янәшә булып чыкты. Ул, физика-математика фәннәре докторы, демография хакында яза, мин, гуманитарий – Абдус Саламның физикага керткән өлеше турында.

      Аннары бу мәкаләне инглиз теленә тәрҗемә итеп, Лондон университетына – Империал колледжына юлладым. Абдус Салам биредә кырык елга якын теоретик физика кафедрасын җитәкләгән.

      Шулай итеп, күренекле мөселман галименең тормышы мине квант физикасына алып кереп китте. Махсус чакыру буенча Лондонда булдым, Италиянең Триест шәһәрендә галим нигезләп калдырган Халыкара теоретик физика үзәгендә аның архивы белән таныштым (Абдус Салам 1964–1993 елларда әлеге үзәкнең директоры була. – Л. Ш.) һәм, өйгә кайтуга, бер ай эчендә китап яздым. «Нобель премиясе лауреаты Абдус Салам» дигән бу хезмәтнең беренче басмасы – Мәскәүдә, икенчесе Татарстан Фәннәр академиясендә дөнья күрде, аннары инглиз теленә тәрҗемә ителеп басылды. Тәкъдим итү чаралары Мәскәүдә, Казанда, Лондонда узды. Бөек Британиядәге презентация Империал колледжында, галим гомер буе эшләгән 521 нче бүлмәдә үткәрелде. Аннары инглизчә китап Оксфорд университетында, АКШ Конгрессы китапханәсендә тәкъдим ителде.

      Абдус Саламны өйрәнү техник һәм фәнни акыллы кешеләр дөньяны көчлерәк итеп күрә, ныграк аңлый дигән фикеремне ныгытты. Бу – көчле параллель СКАЧАТЬ