Название: Үзем белән очрашу
Автор: Ленар Шаех
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Публицистика: прочее
isbn: 978-5-298-03566-8
isbn:
Россиядәге, Татарстандагы бүгенге процесслар – моның мисалы. Соңгы берничә елда, икътисади реформалар белән күбрәк мавыгып, ил күләмендә сәяси реформалар сүлпәнләнгән булып чыкты. Ә алар бик кирәк бүген, чөнки яңа җәмгыять төзибез. Шуңа күрә халык, сәяси үзгәрешләр таләп итеп, митингларга чыкты. Ә 90 нчы елларда – Горбачёв, Ельцин вакытында – киресенчә, сәяси үзгәрешләр вакыт-вакыт чамадан тыш алга киткәләде. Халык икътисади реформалар даулый башлады. Совет чорында гел сугыш кораллары җитештерүгә генә корылган икътисадны үзгәртү җиңел түгел иде. Үзгәрешләрнең икенче көнендә үк ничек башка товар чыгара башларга мөмкин? Әйткәнемчә, мондый хәлләр теләсә кайсы дәүләттә булырга мөмкин.
Бүгенге көндә җәмгыятьнең сулышын тою мөһим, чөнки Россия халкының үзаңы көчәя. Бөтен дөньяны берләштерә торган массакүләм мәгълүмат чаралары бар, күпчелек йортларда компьютер куелган, Интернет эшли. Безнең халык – 100 процент белемле халык ул, барысын да белә, аңлый, тыңлый, уйлый, нәтиҗә ясый. Шуңа күрә хакимияткә җәмгыятьнең халәтен тоеп, таләпләрен белеп, аларны исәпкә алып яшәргә һәм эшләргә кирәк. Әйтик, 2012 елгы Путин 2000 елдагы Путиннан нык аерыла, чөнки аның да үзгәрмичә хәле юк. Владимир Владимирович хәзер күп нәрсәләргә колак салачак. Ә гамәлгә яраклы таләпләрне тормышка ашырып, яңалыклар кертү өчен, тотрыклылык булу шарт.
– Сез сәнгатьне, әдәбиятны, бигрәк тә шигъриятне яратасыз… Нинди генә очрашуларда, мәдәни чараларда булмасын, халык белән турыдан-туры җанлы итеп аралаша беләсез, гамьле уйларга этәрәсез… Бу – кешеләрне, үз ватаныңны, халкыңны яратудан киләме?
– Минемчә, тәрбиядән, үз халкыңа һәм туган җиреңә бирелүдән килә. Язмыш шулай язган булган, күрәсең, яшь вакыттан ук зур эшләргә кереп киттем. Дөресен әйтим, Мәскәүгә эшкә күчәргә дә күп кенә тәкъдимнәр булды, ләкин бу хакта уйлап та караганым булмады. Ул тәкъдимнәрне һәрвакыт кире кага идем, чөнки минем үз республикамда, үз мохитебездә яшисем һәм эшлисем килде. Яшь чакта, ике улым тугач, хыялым да шундый иде: 200 ләп гектар җир алып, улларым белән шул җирдә хезмәт куеп яшәү. Каядыр башка якларга китеп урнашуны башыма да китермәдем. Бу яктан мин үземне бәхетле дип саныйм. Президентлыктан киткәч тә, үз Ватанымда лаеклы эш таптым – тарихи ядкярләребезне торгызу белән шөгыльләнәм.
– Әдәбият һәм сәнгать – күпләп табыш китерә торган өлкә түгел. Бу юнәлештә хезмәт куючы кешеләр – чын талантлар, фидакяр җаннар. Алар гасырларга калырлык, татарның милләт буларак үз йөзен ассызыклый торган бәһасез иҗат җимешләре тудыра, тудырырга тиеш тә. Димәк, әлеге өлкә кешеләре дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Шул ук вакытта дәүләт контроле дә кирәк. Теләсә кем шагыйрь, җырчы йә булмаса композитор, рәссам була алмый бит. Моңа кадәр СКАЧАТЬ